Tемалар: “дедовшина” корбаннары, Кабанда балыкларның күпләп үлүе, татар матбугатын сатудан алу куркынычы, телефоннан сөйләшүгә бәяләр арту.
“Безнең гәҗитнең”нең 26 нчы март санында төп темаларның берсе – икътисад. Бүген дөнья кризис чоңгылында. Азык-төлеккә, чималга, энергетикага бәяләр котырынып үсә. Америка доллары моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә очсызлана. Шундый тотрыксыз доллар фонында, рус акчасы рубль “кыюлана” бара. Халыкара мәйданда аның дәрәҗәсе күтәрелерме? Илфат Фәзрахманов “Акча алышынамы?” мәкаләсендә шушы сорауларга җавап эзли.
Кризис иң беренче чиратта гади халык, аерым алганда, авыл халкы кесәсенә суга. Сатып алу бәяләре төшә, ә кибеттәге хаклар киресенчә. “Алынган хәбәрләргә караганда, административ ресурс хуҗалыкларны үз сөтләрен “Ваминга” гына сатарга мәҗбүр итә. Гәрчә, “Вамин”нан кыйммәтрәк бәягә сатып алучылар булса да. Бу – бәяләр сәясәтенең аерым монополияләр кулында булуын күрсәтүче ачык дәлил.” - ди Рамил Гарипов беренче биттә басылган “Бәяләр кем кулында?” мәкаләсендә.
Казан егете Андрей Калмыков тагын бер кат Казанның Кеше хокукларын яклау үзәгенә мөрәҗәгать итте. Армиядә бергә хезмәт итүче солдатлар тарафыннан кыйналу сәбәпле, ул агымдагы елның февралендә башка частька күчерелә. Тик шул ук хәл тагын кабатлана: Андрейны аңын югалтканчы кыйныйлар, акча таләп итәләр. 17 мартта Калмыковны әтисе Казанга алып кайтты.
“Камаз”да февраль ае өчен исәпләнгән хезмәт хакы кәгазьләрен тараткач, күпләр аптырашта кала. Үзләренә тиешле хезмәт хакының , гыйнвар ае белән чагыштырганда, шактый аз булуын күргән эшчеләр эш ташлый. Шул ук көнне ширкәт директоры Илдус Баянов моны “хезмәт хокукын бозу” дип атаган. Бу буталчык хәлнең сәбәпләрен Гафиулла Газиз бәян итә.
Наил Аланның “Түбән Кабанда балык агулы”, Бикә Тимерованың “Татар матбугаты сатудан алынырга мөмкин” язмасы басылган.
АКШның Үзәк Банкы кредит бирү процентын янә бер тапкыр киметте. Бу – Американың үз җитәкчелелегенең дә долларга өмете кими, дигән сүз. Долларның төшүе Татарстан икътисадына да тискәре тәэсир ясый. Шушы вәзгыятьтә, халык белән бергә, Гадел Галәметдин дә “Акчаларны ничек саклап калырга?” дип баш вата.
Русияне язгы авитаминоз белән бергә вакыт алмашу да көтеп тора. “...илебез шикле экономия астына яшерелгән вакыт алыштыру белән үз халкына гаять зур зыян сала. Аны хәтта сәламәт кешеләр дә сизми калмый. Бу чорда гипертония, астма, ашказаны җәрәхәте, эндокринология проблемнары, ревматизм һәм башка авырулар үзләрен нык сиздерә”, - дип яза “Безнең гәҗит” журналистлары.
Шулай да, күңелле яңалыклар да бар. 1нче апрель - көлке көне якынлашып килә. Шул уңайга багышлап, гәзиттә махсус сәхифә чыгарылган. Анда газета укучылары тормышында булган кызыклы хәлләр басылган.