"Җисем" зур кинога юл ача

Татар гуманитар- педагогика университеты бинасында сәләтле балалар һәм яшьләрнең "Җисем" беренче кинофестивале узды.
Фестивальдә тәкъдим ителгән барлык фильмнар да “Сәләт” яшьләре тарафыннан “Ғaiz SLT” студиясендә төшерелгән булып чыкты. Һәм бу фильмнар нигездә яшьләрнең яшәү рәвешләрен чагылдырган берничә минутлык видио язмалардан торды. Фестивальдә күрсәтелгән 17 фильмны жюри дүрт төркемгә бүлеп бәя бирде. Әйтик, “Иң яхшы клип” исеменә Илшат Шәрәфетдиновның “Палатка, учак һәм гитара” җыры лаек булды. Әмма күпләргә Илназ Сафиуллинның “Шагыйрь” җырына төшерелгән клип ошады булса кирәк. Чөнки бу клип көчле алкышланды. “Иң яхшы документаль фильм” дип Лилия Ибраһимованың – “Байлар Сабасы”, ә “Иң яхшы юмористик фильм” дип Алия Дусаева һәм Илшат Рәхимовның “Раушанда бер көн” фильмнары табылды. Ә менә “Иң яхшы кыска метражлы уен фильмы” исеменә “Гади булмаган Лилиянең гади бер көне” фильмы лаек булды. Шуннан соң хатын-кыз һәм ир-ат рольләрен иң яхшы башкаручыларны да бүләкләделәр. Җиңүче исемнәренә Миләүшә Сафина белән Илназ Сафиуллина лаек дип табылды.

“Җисем” кинофестиваленең җитәкчече Рамил Төхватуллин фестиваль яшьләргә кино сәнгатендә беренче адымнарын ясарга ярдәм итүдә, җирлек булдыруда бер адым, сөендерә торган факт булды, ди:

Рамил Төхватуллин
“Әлбәттә бу сөендерә торган факт, чөнки яшьләрнең сәләтләрен ача торган, теләкләрен тормышка ашыруда зур мөмкинлек булып тора. Эчтәлеге ягыннан бу бик сай. Профессиональ яктан аларга берничек тә бәя биреп булмый. Менә хәзер без җыелып сөйләшәчәкбез. Анда фестивальдә катнашучыларга карата таләпләр үзгәрәчәк, катгыйланачак. Бу беренче карлыгач булса, икенчесе инде профессиональ яктан үсәргә тиеш. Әлеге фестиваль күп еллар дәвамында эшләр дип уйлыйбыз. Аны дәвамлы итәр өчен таләпләрен үзгәртергә кирәк һәм оештыручыларның күзаллаулары ерак перспективалы булырга тиеш.
Киноны уен дип кабул итәргә ярамый, ул зур профессиональ эш. Ә профессиональ эшне чыгарыр өчен өйрәнергә кирәк. Өйрәнмичә генә ерак барып булмый. Беренче адымыбыз теләктән башланган булса, икенче адым исә профессональ яктан үсәргә тиеш. Әгәр дә инде кешенең кино төшерүгә өйрәнәсе килсә, ул теләген белдерергә тиеш. Яшьләрнең профессиональ яктан үсү теләге булса, без аларга ярдәм кулы сузачакбыз.”

Фестивальне оештыручылар әлеге җиңүчеләр киләчәктә милли кино сәнгатен торгызуда төп көчләр булачагына ышана. Яшүсмерләрнең киләчәктә кино сәнгате юлынан җибәрү юнәлешендә эш алып бару күздә тотыла икән. Әйтик, киләсе уку елыннан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында кинорежиссерлар әзерли торган махсус курслар ачылачак. Монда яшьләр кино өлкәсендә профессиональ белем алачак.