Күргәзмәләр залы сатылырмы?

Рәссамнар берлегенең яңа рәисе Зөфәр Гыймаев та бу бинаны рәссамнарныкы итеп саклап калу өчен кулдан килгәннең барсы да эшләнәчәк дип белдергән иде.
Дөрес, Күргәзмәләр залы әлегә сатылмаган. Әмма, Самардагы Идел буе арбитраж мәхкәмә карарына күз салсаң, бу бинага “Энергобанк”ның бөтен хокукы бар. Бу банк аны саттырырга һәм бурычка бирелгән акчаларын кире кайтарырга тели. Шулай ук Самар мәхкәмәсе Татарстан рәссамнар берлеге иҗтимагый берләшмәсенең коммерциясез оешма Сәнгать фондын бөлгән буларак та таныган. Фондның хәзерге вакытта мөдире вазифаларын башкаручы Ольга Лопаткина әйтүенчә, бу биналарны дәүләтнеке итеп танып, саклап калу өчен бер терәк калган. Ул да булса, 10 июньгә билгеләнгән Татарстан арбитраж мәхкәмәсе. Бүгенге көндә сәнгать фонды да, мәдәният министрлыгы да, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы да, хөкүмәтнең хокук идарәсе дә көне-сәгате белән бу чараны көтә. Кирәкле документлар әзерләнә. Хокук идарәсе бу биналар турындагы архив документларны барлый.
“Рәссамнарның Күргәзмәләр залы Дәүләт канаты астында булырга тиеш. Аның өстенә, күренекле рәссам Харис Якупов узган елның август аенда Күргәзмәләр залын сатуга юл куярга ярмавы турында белдереп, рәссамнар берлегенең гомум җыелышына хат язды”,- ди Ольга Лопаткина. Чөнки әлеге бина Идел буе рәссамнарының үз рәсемнәрен күргәзмәгә куя һәм хосусый кибетләрдән аермалы буларак, пумала остасы куйган бәяне артык кыйбат итмичә сата ала торган бердән-бер урын. Аның өстенә монда ук рәссамнарның иҗадый остаханәләре дә урнашкан. Дөрес, Ольга Лопаткина әйтүенчә, узган гасырның 60 елларында ук туган иҗади традицияләр бүгенге көннең икътисади таләпләренә туры да килеп бетми. Чөнки, республикадагы барлык рәссамнарның да бу бинада үз почмагы юк. Аннан соң, рәссамнарның бу бинада иҗат итү шартлары да, әлбәттә, яңадан каралырга тиеш. Тик әлегә иң әһәмиятлесе бинаны саклап калу.
Ни өчен бу бина әнә шундый язмышка дучар була соң? 2006 елның август аенда Татарстан рәссамнар берлеге иҗтимагый берләшмәсенең коммерциясез оешма Сәнгать фонды “Энергобанк” белән кредит килешүе имзалый. Бу 10 миллионлык кредит шартларына күрә, Күргәзмәләр фонды ышаныч милке итеп алына. Аның бәясе 50 миллион сум итеп билгеләнә.
“Бу кредит Казан Кирмәнендәгендәге музей тыюлыкның Татарстан табигате музеен төзекләндерү өчен дип алына һәм өлешчә тотыла да”,- ди Ольга Лопаткина.
6 ай дәвамында бу кредитның процентлары түләнә бара. Аннан соң, Татарстанның табигать министрлыгы тарафыннан дәүләт контракты нигезендә финанслау үзгәрде һәм без алга таба тиешле процентларны түли алмадык, ди Лопаткина. Узган елның июль аенда “Энергобанк” вакытыннан элек бурычка биргән кретид акчасын кире алу һәм процентларны түләтү өчен мәхкәмәгә бирә.
“Кызганычка каршы без бу эшне таныдык, әмма төп кредитны да, процентларны һәм җаваплылык кредитларын да түли алмадык”,- ди Лопаткина. “Энергобанк” Казанның район, Татарстан арбитраж һәм Самардагы Идел буе арбитраж мәккәмәләрендә Сәнгать фондының банкрот икәнлеген тануларына ирешә. Һәм бурыч өчен Сәнгать фонды биналарын таләп итә.
Дөрес, 10 июньдә булачак мәхкәмәдә, бу биналарны саттырмыйча саклап калу өчен фонд ягы бер дәлил дә әзерли. Бу биналар әлегә кадәр Сәнгать фонды карамагында дип санала. Үз вакытында нәкъ шундый ук исемдә дип әйтерлек тагын бер оешма теркәлгән була. Ул Татарстанның сәнгать фонды дип атала. Һәм аны 4 кеше оештыра. 2003 елның җәендә узган мәхкәмә карары белән бу юридик зат юкка чыгарыла. Шулай булгач, милек хокукларын да югалта. Әмма 2006 елда кредит алу килешүе төзелгәндә “Энергобанк” бу нечкәлекне игътибарсыз калдыра.
Гади генә итеп әйткәндә, милеккә булган хокукларны югалткан икенче бер оешма “Энергобанк” белән килешү төзегән һәм төрле әвеш-тәвешләр белән ышаныч милке итеп Күргәзмәләр залы бинасын күрсәткән.
Менә шуңа күрә, Татарстан рәссамнары һәм сәнгать вакыфы җитәкчеләре күргәзмәләр залын саттыру куркынычы чигенер дип өметләнә. Татарстан мәдәният министрлыгы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы бу биналарны дәүләтнеке итү иң дөрес юл булачак дип саный.