Татарстан башкаласы чистара башлады, ди республиканың экология министрлыгы һәм милициясе, ләкин тулысынча түгел икән әле.
Татарстанның экология министрлыгы һәм экология милициясе “Татмедиа” агентлыгы белән берлектә журналистларны җыеп Казанның берничә районының чисталыгын күзәтергә рейдка чыкты.
Казанның Яңа Савин районында экологлар 11 урында рөхсәтсез рәвештә ясалган төзелеш калдыклары тавын билгеләгәннәр. Аларны чүплек тавы дип тә әйтеп була, тик анда күбрәк йорт төзүдән калган калдыклар. 11 чүплек тавының 3- сен инде чистартканнар. Ул урыннарны безгә, журналистларга да күрсәттеләр. Без мондагы вәзгыятьне аңлар өчен “Татмедиа” агентлыгыннан Дамир Вәлиуллин белән аралашып алдык. Ул безгә әвәл рейд турында таныштырды.
“ Быелны Казанның Яңа Савин районына журналистрлар белән рейдка чыгу беренче тапкыр. Экология инспекторлары “Парк Хаус” сәүдә үзәге янында чүп өеме бар дип хәбәр итте. Менә хәзер без басып тора торган урында төзелеш калдыклары бик күп иде, күрәсез бүген ул юк дәрәҗәсендә.”
- Моны “Парк Хаус” үзе чистартканмы?
“ Әйе, шимбә көннәрендә “КАМАЗ”лар алып килеп чүпне шәһәр читендәге тиешле урынга чыгарганнар.”
- Бу урыннарны кем пычрата икән соң?
“ Безнең Казанда төзелеш яхшы бара бит, менә шул йортлар салганда калдыклар күп кала. Оешмалар шоферларга чүп-чарны шәһәр читенә үк чыгарырга талон язып бирәләр. Әмма, машина йөртүчеләр якындагы караңгырак урынга кереп бушатып калдыралар. Экология милициясе күрмәсә шулай ята инде ул.”- ди Дамир Вәлилуллин. Ул үзе республиканың экология министрлыгында да эшләп киткән, хәзер аерым агентлыкта экологик проблемаларны халыкка җиткерү буенча җаваплы кеше.
“Парк Хаус” сәүдә үзәгенең алгы яклары ялтыраса, Дамир сөйләгән арткы ягының күренеше әллә ни түгел шул. Бу хакта сәүдә үзәгенең күләгәсе астында авыл өе кебек йортта яшәүче апа да капка ярыганнан гына болай диде.
“ Хөмәйрә Сабирова мин. Бу йортта 40 ел яшим инде. 2-3 ел чип-чиста иде монда, әнә шул “Парк Хаус” төзелә башлагач пычранды. ”
“Парк Хаус” җитәкчелеге үзе тирәсендәге чүп-чарны бетерә башлаган инде. Яңа Савин районында төзелеш калдыклары белән пычранган җирләр бу гына түгел икән, экологлар журналистларга башка чүпле урыннарны да күрсәтмәкчеләр иде, анда индетөзелеш калдыкларын җыеп түккәннәр булып чыкты. Кап –кара коры җир калган диеп булмый-булын, ләкин инспекторлар әйтүенчә хәлләр яхшыгаүзгәрә.
Татарстанның экология министрлыгыннан Радик Мутахаров тиешсез урыннарга чүп, төзелеш калдыкларын ташлаучыларга штрафларны искә төшерде. Аерым кешеләргә ул 2 меңнән 5 меңгә кадәр, ширкәт-оешмаларга 10 меңнән алып 100 меңгә кадәр икән.
Кайберәүләрдә, Казанда бит чүп-чарны эшкәртә торган корылма ачылды, барлык чүп-чарны анда илтеп булмый микән ни,дигән сорау туарга мөмкин,. Юк икән шул. Ул әлегә төзелеш калдыкларын эшкәр алмый диде экологлар.
Алар башлаган эшләрен ахырына кадәрҗиткерергә тели, җәй буе Казан һәм аның тирәсендә республиканың башка район җирлекләре ныклы контрольгә алыначак диләр. Чөнки төзелеш барган урыннарда чүп өемнәре көне-сәгате белән барлыкка килергә мөмкин икән.