Хокук яклаучылар сәяси тоткыннарны азат итүне сорап президент Медведевка хат юллады. Хатта азат итәргә сораган кешеләр арасында татар егете дә бар.
Русия президентына юллаган хатны хокук яклаучылар, аерым алганда Мәскәү-Хельсинки төркеме рәисе Людмила Алексеева, Сахаров фонды җитәкчесе Сергей Ковалев, “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәт җитәкчесе Лев Пономарев имзалаган. Ул мөрәҗәгатьтә сәяси эзәрлекләүгә дучар булганнарны иреккә чыгару сорала.
Әлеге хаттагы исемлектә сәяси тоткыннар дип исәпләнгән барлыгы 14 кеше бар. Чынлыкта алар күбрәк дип санала.
“Без ул сәяси тоткыннарның 100дән артык булуын әйтә алабыз. Шактый сөйләшүләрдән соң беренче исемлек булдырылды. Русия президенты илдә сәяси тоткыннар бар икәнне таныды. Аңа мөрәҗәгать итеп без ниндидер нәтиҗәгә өметләнәбез”, ди “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәт җитәкчесе Пономарев.
Исемлектә гаепләнгән галимнәр Данилин, Сутягин, Решетов, Рожкин, Визир бар. Шулай ук 5 кеше ЮКОСтан. Аерым алганда, эшмәкәр Ходорковский, Лебедев һәм башкалар. Моннан тыш, дини карашлары өчен эзәрлекләнгәннәр дә кергән. Аларның берсе татар егете - Азнакайдан 1987 елгы Рөстәм Шәйдуллин.
Аны 2001-2004 елларда кешеләрне “Ислам җәмәгате”нә тартуда, аерым алганда Идел-Уралда Ислам хәлифәтен төзүдә һәм Казанның 1000 еллыгы бәйрәмендә шартлау әзерләүдә гаепләгәннәр. Ә ул чакта әле Рөстәмгә бары 13 яшь кенә булган.
“Ул әле бала гына иде. Аңа 18 яшь тә төрмәдә тулды. Ул бала Казанга түгел, атасыннан башка Чаллыга да барганы булмаган. Тәртипле гаиләдә үскән малай әбисеннән өйрәнеп намазлар укый башлаган. Менә шуны тоттылар да төрмәгә утырттылар. Аны Владимир төрмәсендә каты кыналганын, хәтта кабыргалары сынганын ишеттек. Әтисе дә кайгырып йөрәк аврыу белән хастаханәгә эләкте. Әлбәттә, якларга кирәк Рөстәмне. Һәм Рөстәмне генә түгел, ә барысын да якларга кирәк”, ди җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова.
Аның әйтүенчә, Рөстәмнең абыйсы Илмирны да террор актларын оештыруда гаепләгәннәр. Аларга төрле кәгазьләрне имзаласыннар өчен басымнар булган.
Русия хокук яклаучылары да Медведевтан азат итәргә сораган тоткыннар арасында беренче чиратта сәләматлеге какшаган һәм озак вакытка хөкем ителгәннәр кергән. Әле 20 яше дә тулмаган Рөстәм Шәйдуллин исә 2006 елны 6 елга төрмәгә утыртылган иде.
Русия хокук яклаучылары бу беренче исемлек соңгысы тугел, ди. Һәм алар президент Медведев сәяси тоткыннарга карата битараф калмас дип өметләнә. Чөнки алар фикеренчә, демократик илдә сәяси тоткыннар була алмый. Әгәр Русиядә алар бар икән, димәк бу инде демократик ил түгел дигәнне аңлата, ди хокук яклаучылар.