Европа Берлегенең бер әгъзалары көнчыгыштагы күрше илләр белән, икенчеләре – көньяктагылары белән хезмәттәшлек итергә чакыра.
Дүшәмбедә Брюссельдә Европа Берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары утырышында "Көнчгыш партнерлыгы" дип аталган яңа план таратылды. Польша белән Швеция алга сөргән бу планда Берлекнең көнчыгыштагы күршеләре белән элемтәләрне ныгыту тәкъдим ителә.
27 илдән торган Европа Берлегенең тирә яктагы күршеләр белән хезмәттәшлек итү турында "Күршелек сәясәте" дип аталган бер документы инде бар иде. Анда Көнчыгыш Европадан алып Кавказ һәм Төньяк Африкага кадәр барлыгы 16 ил белән хезмәттәшлек итү каралган. Бу исемлектә Украина белән Молдова, Әрмәнстан белән Азәрбайҗаннан алып, Мисыр белән Туниска кадәр илләр бар.
Берлекнең кайбер яңа әгъзалары, беренче чиратта Польша, шушы чуар күршелектә бераз тәртип урнаштырырга чакыра. Поляклар Урта диңгез илләренә кадәр башта Украина һәм Молдова кебек ут күршеләр белән тыгызрак мөнәсәбәт урнаштырырга тели.
Дүшәмбедә Брюссельдә министрлар утырышы алдыннан Польша тышкы эшләр министры Радослав Сикорский рәсми Варшауның фикерен аңлатты:
"Без Польшада көньяк белән көнчыгыш арасында аерма күрәбез, – диде Польша министры. - Аерма шунда: көнчыгышта – Европа күршеләре, көньякта – ЕвропаНЫҢ күршеләре. Бу зур аерма. Беларус, Украина, Молдова кебек илләр тулысы белән Европада ята. Рим килешүе нигезендә, аларның кайчан да булса, шартлар үтәлгәч, Берлеккә керү өчен мөрәҗәгать итү хокукы бар."
Польшаның шушы тәкъдимен Швеция һәм тагын Германия, Чехия кебек берничә ил хуплады.
Берлекнең көнягында урнашкан илләр, беренче чиратта Франция, хезмәттәшлекне көньяк күршеләр белән ныгытырга чакыра. Июль аенда рәислекне үз кулына алачак Париж "Урта диңгез берлеге" дигән проектны алга сөрер дип көтелә. Бу проект нигезендә, Урта диңгез һәм Төньяк Африка илләре белән тыгызрак элемтәләр урнаштыру күздә тотыла. Франциянең бу төбәк белән тарихи бәйләнешләре бар.
Киләсе елда рәислек Чехиягә күчә. Рәсми Прага йөгәнне көнчыгышка бормакчы. "Без Польша-Швеция тәкъдимен хуплыйбыз. Бу без теләгән юнәлеш, - ди Чехия вице-премьеры Александр Вондра. - Шуңа күрә, быел Урта диңгез елы булса, киләсе ел – көнчыгыш елы булачак."
Шулай итеп, Европа Берлегендә һәркем юрганны үз ягына тартырга тырыша.
* * *
Бүгенге утырышта шулай ук Русия белән сөйләшүләрне яңартырга карар ителде. Элегрәк Литва моңа вето салган иде. Рәсми Вильнюс ветосын кире алганнан соң, Европа Берлеге белән Русия арасында партнерлык турында сөйләшүләрне июнь аенда яңартырга карар ителде.