Европа Берлеге һәм НАТОга кушылырга җыенган Македониядә якшәмбедә вакытыннан алда парламент сайлавы үтте. Тавыш бирү вакытында хәрәмләшүләр, хәттә көч кулланулар булган.
Сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, премьер-министр Никола Груевски җитәкләгән коалиция тавышларның 48% җыйган. Оппозициядәге социал-демократлар 23% белән икенче урында. 3-4 урыннарда ике албан партиясе – демократлар берлеге 11% һәм демократлар партиясе 10% чамасы җыйган.
Албаннар яшәгән төбәкләрдә шушы ике албан партиясе тарафдарлары арасында чуалышлар булган. 22 тавыш бирү урынында хәрәмләшүләр теркәлгән. Бу урыннарда тавыш бирү кабат үткәреләчәк. Сайлауның шома гына үтмәгәнен премьер-министр үзе дә таныды.
"Без моны Македониянең яңадан тууы дип әйтә алабыз. Күп урыннарда тавыш бирүләр гадел һәм демократик рәвештә үтте. Кызганычка каршы, кайбер төбәкләрдә тәртип бозулар да булган. Коалиция бу урыннарда кабат сайлау үткәрү өчен барын да эшлиячәк" диде Македония премьеры.
Македониядә киләсе сайлаулар 2010 елда гына үтәсе иде. Күзәтүчеләр фикеренчә, премьер Груевски вакытыннан алда сайлауга барып үз коалициясенә өстәмә 4 ел казанырга тырыша.
Апрель аенда Бухарестта үткән НАТО саммитында Грециянең Македония әгзалыгына каршы чыгуы да аның карарына йогынты иткән дип санала.
Оппозициядәге социал-демокартлар җитәкчесе Радмила Секеринска Груевскины җиңүе белән котласа да, көч куллануларны искә алып, "бу Македониягә кыйммәткә төште" диде.
Тавыш бирү көнендә ике көндәш албан партиясе тарафдарлары арасында чуалышлар булган, ут ачу нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган.
Демократик берлек белән демократик партия арасында көндшлек 2006 ел сайлавыннан соң көчәйде. Ул чакта албаннарның күпчелек тавышын җыйган берлек Груевски коалициясеннән чыкты, демократик партия анда калды.
Демократик берлек җитәкчесе Али Әхмәти 7 төбәктә, шул исәптән албаннарның төп каласы Тетовода сайлау нәтиҗәсен танымаячагын белдерде. Һәм полицияне көндәшләренә ярдәм итүдә гаепләде.
Демократик партия җитәкчесе Менду Таҗи көндәшенә мөрәҗәгат итеп, сайлау нәтиҗәләрен танырга чакырды һәм оппозиция белән уртак тел табырга вәгдә итте.
Хәзер премьер Груевски 120 урынлы парламентта коалиция төзергә тиеш булачак. Демократик партия берлектән азрак тавыш җыйса да, премьер аның белән хезмәттәшлекне дәвам итергә теләк белдерде. Күзәтүчеләр ике албан партиясе арасында көндәшлек тагы да артапак дип фаразлый.