Шәркыять белгечәре тамырларны барлый

Башкортстан башкаласында җомга көнне тюркологларның “Урал-Алтай: гасырлар аша киләчәккә” дип аталган Бөтенрусия конференциясе башланып китте.
Абруйлы җыенга Русиянең байтак төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да күп кенә танылган галимнәр килде. Төркиче галимнәрнең чираттагы җыены күренекле тюрколог Николай Дмитриевның туына 110 ел тулуга багышлана. Николай Дмитриев – татар, башкорт һәм башка төрки халыкларның тарихын, телен төпле өйрәнгән рус галимнәренең берсе. Бу юнәлештә иң абруйлы белгечләрдән санала ул.

Уфада үтүче конференциянең төп максаты итеп бүген анда чыгыш ясаган вице-премьер, Башкортстан әдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев, төрки телләре, әдәбиятлары һәм фольклоры тарихын һәм хәзерге торышын, тарих һәм этнографияне өйрәнү өчен, барлык юнәлештәге төркиче галимнәрнең эшчәнлекләрен берләштерү, дип билгеләде. Үзенең чыгышында Илдус Илишев кайбер сәяси мәсьәләләргә дә кагылды. “Барлык милләтләргә тигез карау гына Русияне чын федератив дәүләт итәчәк”, дип искәртте ул. Шулай ук мәгарифтә төбәк милли компоненты бетерелү ихтималлыгына да кагылды министр.
Җыендагы тәнәфес вакытында танылган галимә Фирдәвес Хисаметдинова да бу мәсьәләне җитди күтәрәчәкләрен белдерде.

Уфада төркичеләр конференциясендә Урал-Алтай төбәгендә барган хәзерге этник һәм этносәяси үзгәрешләр белән бәйле мәсьәләләр дә тикшерелә. Җыен шимбә көнне дә дәвам итәчәк. Ә якшәмбе көнне кунакларны Гафури районындагы фольклор бәйрәменә алып баралар.

Казаннан килгән танылган татар галиме, Татарстан тел һәм әдәбият институты директоры урынбасары Рамил Исламов Уфада үтүче җыенның әһәмиятен югары бәяли. “Төрки телләр белгечләренең бергә җыелып сөйләшүе үткәннәрне барлау өчен генә түгел, ә киләчәк үсешебез һәм туган телләрне саклап калу өчен дә бик мөһим”, ди ул.