Башкортстан югары уку йортларына керергә теләүчеләрдән документлар кабул ителә башлады.
Шушы уңайдан Уфада Башкортстан мәгариф министрлыгы вәкилләре һәм югары уку йортлары ректорлары катнашлыгында киңәшмә булып үтте. Югары уку йортларына керү соңгы елларда бик җиңел эшләрдән түгел, чөнки бюджет урыннары елдан-ел кими бара. Хәзерге вакытта барлык югары уку йортларында да түләүле урыннар белән бюджет урыннары тигезләшеп беткән. Ягъни 50 процент абитуриентлар түләүле урыннарга гына өмет итә ала.
Киңәшмәдә кайсы белгечлекләргә быел да иң күп документлар тапшырылачагы турында да әйтелде. Әлеге дә баягы хокук, икътисад, компьютер программачысы белгечлекләренә дәгъва итүчеләр күп булачак. Әмма нәкъ менә шушы белгечлекләр буенча уку йортларын тәмамлаучылар хәзер кирәгеннән артык икән хезмәт базарында.
Киңәшмәдә бердәм дәүләт имтиханнары хакында да фикер алышу булды. Математика һәм рус теле буенча имтиханнарда түбән күрсәткечләр булган быел. Бу хакта Башкортстан мәгариф министры Зиннәт Аллаяров белдерде.
Быел да югары уку йортларына кабул итү имтиханнарының күпчелек урында 16 июль көнне башланачагын әйтте мәгариф министры.