Киев диндә дә бәйсезлек даулый

Украина Европадагы православиянең үзәге була ала. Киевта шулай уйлыйлар.
Украинада Киев Русен чукындыруның 1020 еллыгы бәйрәм итү, Европа праваслав мөхитен үстерүгә бер баскыч булып тора, дип белдерә матбугат чараларына украин сәясәт белгече Вадим Карасев.

Аның сүзләренә караганда, Украинада Мәскәүдән бәйсез православ чиркәвен төзү омтылышына сәяси шартлар тәэсир итә. Бәйсез чиркәү төзү - Украинаны совет колониализмы заманына кайтмаслык итеп, яңа юлга бастыруда мөһим роль уйныячак. Киев Русенең чукындырылуын бәйрәм итү чарасы бу максатны якынайта, ди Карасев.

Илнең президенты Виктор Ющенко Константинополь патриархы Варфоломейне зурлап каршы алуы да, киләчәктә Украин православ чиркәвен рәсмиләштерү эшенең Мәскәүдәге патриархат белән түгел, ә Европа дәрәҗәсендә алып барылачагына ишарә итә. Шул чакта Киев – Константинополь параллеле уздырылып, Украина бар Европа православиясе үзәге булуга дәгъва итәчәк, дип белдерә сәясәт белгече.

Варфоломей Киевка килер алдыннан, матбугат чараларында Украина президенты хакимияте, Киев патриархатын Варфоломей карамагына алуын сорыячак дигән хәбәрләр дә таралган иде. Киев патриархаты моңа кадәр дә берничә тапкыр Варфоломей җитәкчелегенә күчүен сораган иде.

Әлегә Варфоломей Виктор Ющенконың Мәскәүдән бәйсез чиркәү төзү мөрәҗәгатенә анык җавап бирмәде.

Украин сәясәт белгече Вадим Карасев әйтүенә караганда, Киевта булган соңгы вакыйгалар динидән бигрәк, сәяси процессларга бәйле.