Русия-Грузия: интернет сугышымы?

Русия белән Грузия арасында күзгә күренмәгән тагын бер сугыш бара. Тифлис Мәскәүне Грузиянең рәсми сәхәфәләренә һөҗүм итүдә гаепли. Кремль моны кире кага.
Грузиянең тышкы эшләр министрлыгы Русияне һакерлар ярдәме белән Грузиянең рәсми сәхифәләрен томалауда гаепләде.

Министрлык вәкиле Нато Чиковани сүзләренчә, Көньяк Осетия низагы башлануга, тышкы эшләр министрлыгы гына түгел, Грузиянең башка рәсми сәхифәләре дә эштән чыккан. Бу сәхифәләр ачылмый, кергәндә хата хәбәре бирә.

Мәскәүдәге Кремль сүзчесе Русия хөкүмәтенең моңа нинди дә булса катышы булуын кире какты һәм Русиянең үз сәхифәләренең дә һакерлар һөҗүменә дучар булыун әйтте.

Интернет белгечләре фикеренчә, бу һөҗүмнәр артында Русиянең кибер-җинаять оешмалары белән бәйле һакерлар торырга мөмкин.

Шундый оешмаларның берсе RBN - Russian Business Network дип атала. Петербурда оешып, спам, вирус тарату, кешеләрдән мәгълүмат җыю, балалар порнографиясе кебек кәсепләрдән башлаган бу оешма соңгы вакытта сәхифәләр "җимерү" белән дә шөгыльләнә. Кырын эшләрен йому өчен узган ел ул эшчәнлеген Кытайга күчергән.

Интернет иминлеге белгече Jart Armin сүзләренчә, томаланган грузин сәхифәләрен тикшерү шуны күрсәткән: аларга керү һәм чыгу юллары Русия һәм Төркия серверларына илтә икән.

Моңа охшаган һөҗүмнәр узган елның апрель-маенда Эстония сәхифәләренә булган иде.

Швециянең Бицеҗ ширкәтендә интернет иминлеге белгече Joel Eriksson сүзләренчә, бу һөҗүмнәрдә охшашлык бар:

"Бик күп санактан торган botnet челтәре ярдәмендә интернет сәхифәсен җиңел генә эштән чыгарып була. Бар санаклардан бу сәхифәләргә бик күп мәгълүмат җибәрелә һәм алар эштән чыга. Бу киң таралган һөҗүм", ди Eriksson.

Әммә Грузия очрагында бер аерма бар. Грузиянең рәсми сәхифәләренә керүчеләр киресенчә, башка илләрдәге серверларга борып җибәрелгән. Бу очракта сүз DNS (domain name server) һөҗүме турында бара ала, ди белгеч.

Ничек кенә булмасын, һәр санак програмында һакер үтеп керә алырдай тишек була. Һакерлар даими шул тишекләрне эзләү белән мәшгуль, моны туктатып булмый.

Әммә кайчак сәхифәне тотучылар үзләре дә гаепле. Санак системнарын яңарып тормыйча алар һакерларга эшне җиңеләйтә.