Татарстан спортчысы Гөлнара Самитова-Галкина 3 чакырымга киртәләр аша йөгерүдә алтын медаль яулады.
Чаллы кызы 3 чакырым араны 8 минут 58 секунда үтеп дөнья рекорды куйды.
Икенче урында Кения спортчысы, 3нче урында Русиядән Екатерина Волкова.
Бу ярыш Олимпия уеннарында беренче тапкыр үткәрелде.