Татарстанлылар "Прага язы"н хәтерлиме?

Прага, 21 август, 1968 ел

Русия белән Грузия арасындагы сугыш барышында, күпләр 40 ел элек, 21 августка каршы төндә булган Мәскәү танкларының Чехословакиягә басып керү галәмәтен искә төшерде.
1968 елдагы “Прага язын”, билгеле, Татарстанда да хәтерлиләр. Ул вакытларда Прагадан ерак түгел, Германиядә хезмәт иткән, бүгенге көндә Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Юныс Камалетдинов бу вакыйганы болай тасвирлады.

“Мин ул вакытта Германия якларында офицер идем. Анда ул елларда Чехословакия коммунистлар партиясе җитәкчелегенә Александр Дубчек ягыннан бик зур сәяси вакыйгалар булды. Анда гаскәр керүнең сәбәбе – биредәге халык советлар берлегенең Чехословакия белән җитәкчелек итү мәсьәләсендә ризасызлык белдереп чыкты, бәйсезлек хәлендә яшәргә теләде. Шуңа күрә гаскәр керттеләр. Анда халык бик нык күтәрелде. Танклар белән таптау да, сугыш, үтереш тә анда булды инде. Чехословакия халкы моны әледә онытмый һәм бу көнне “Х” көне дип атый. Аный көн Германиядә дә, Маҗарстанда да бар. Чехословакиягә кергән безнең гаскәрләр үзләрен бик усал хәлдә тоттылар”, ди Юныс Камалетдинов.

Өлкән буыннан булган Суфия Галиева күңеленә дә “Прага язы” бары тик начар хатирәләр белән генә кереп калган.
“Татарстан республикасында яшәсәк тә, барыбер советлар берлеге халкы идек инде. СССР өчен янып-көеп йөргән кешеләр инде. Шуңа күрә Праганы бер дә яратмадык, ул заманнарда. Безнең дәүләт бит Праганы фашистлардан бушатып биргән дәүләт иде. Менә шулай аңлыйм мин бу вакыйгаларны”, ди Суфия Галиева.

Кайберәүләр, 40 ел элек булган бу вакыйгаларны, бүгенге көндә дә совет тәрбиясеннән чыкмыйча, ул замандагы кебек кабул итсә, икенчеләр Русиянең бу гамәлләрен киресенчә гаепли. Татарстан диния нәзәрәтендә эшләүче Равил абый шундыйлардан.

“Без бит инде ул вакытта яшьләр, коммунистик идеологиягә тугърыклы тәрбия алдык. Шуңа күрә ул елларда без аны барлык совет халкы кебек кабул иттек инде. Имеш, без Чехословакиягә азатлык алып киләбез. Әмма бүгенге көндә инде минем фикерем капма-каршы. Чөнки Русия Чечняга ирек бирмәгән икән, ни өчен ул Грузия эшенә тыгылып, аларның җирлегендәге халыкка ничек яшәргә икәнен өйрәтә икән, дигән фикердә торам”, ди Равил абый.
Шушы көннәрдә Русиянең “Җәмәгатьчелек фикере” фонды уздырган тикшерүләрдән күренгәнчә, бүгенге көндә илдәге халыкның өчтән бер өлеше 1968 елда Прагада булган вакыйгаларны бөтенләй белми. “Прага язын” белмәүчеләр арасында күбрәк яшьләр диелә. Яшь сәясәтче Ринат Хәбибуллин да, яшьләрнең бу вакыйгаларны белмәве белән килешә.

“Яшь буын бу турыда аз белә. Чөнки СССРның соңгы буыны да моның турыда аз белән. Ник дигәндә, 1968 елдан алып инде ике буын туып үсте. Кеше аңында гадәттә бер буын вакыйгалары кереп кала. Без ул вакытта яшәмәгән идек, шуңа күрә аз беләбез. Бары тик массакүләм мәгълүмат чаралары аша, тарих китапларыннан гына мәгълүмат табып була. Әмма белгәнемчә, ул елларда Русия хәрби һәм сәяси яссылыкта, үзенең күршеләрен үзеннән ерагайтырга теләмәде. Бу максаттан хәрби көч кулланды. Күргәнебезчә, бүгенге көндә дә әле ул шундый ук юллар белән бара”, ди Ринат Хәбибуллин.