Радий Хәбиров - тагын игътибар үзәгендә

Башкортстан президенты хакимиятенең элекке җитәкчесе Радий Хәбировка карата һөҗүмнәр, берара тынып торганнан соң, яңа көч белән тагын яңарып китте.
Хәбировны “Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан бүлеге әгъзалары аны икенчегә фиркадән чыгару турында карар итте.

Әлеге гамәл “Бердәм Русия” фиркасе Башкортстан бүлеге сәяси шурасының Уфада атнакич көнне узган утырышында эшләнде. Бу җыелышның көн тәртибендә башка оештыру мәсьәләләре дә каралса да, төп мәсьәлә булып, әлбәттә инде, Радий Хәбировка карата чара күрү буенча карар кабул итү торды.

Радий Хәбировны “Бердәм Русия” фиркасе Башкортстан бүлеге вәкилләре июль аенда бер тапкыр фиркадән чыгарган иде инде. Әмма фирканең Мәскәүдәге Үзәк идарәсе Хәбиров әфәнденең фирка әгъзалыгын янә тергезде. Шулай итеп, аркан тартышу дәвам итте һәм атнакич көнне узган утырышта Башкортстан ягы тагын да Мәскәү белән килешмәвен белдерде.

Радий Хәбиров мәсьәләсен карауны Уфадагы утырышта катнашучылар Башкортстан Контроль-хисап палатасы рәисе, Радий Хәбиров эшен тикшерүче махсус комиссия башлыгы Валерий Кургузовның чыгышын тыңлаудан башлады. Ул Радий Хәбировка тагын әллә күпме гаепләр тагылган тикшерү йомгакларын укып ишеттерде.

Аннан соң Радий Хәбировны тагын фиркадән чыгару турында карар игълан ителде. Аны “Бердәм Русия”нең Башкортстан башкарма комитеты рәисе Исмәгыйль Габитов укыды.
Ул укып чыккан карарны, кабул итү өчен, тавышка куйдылар. Нәтиҗәдә, Радий Хәбировны бертавыштан фиркадән чыгардылар.

Әлеге карар турында ишеткәч, “Бердәм Русия” фиркасенең Мәскәүдәге Үзәк Башкарма комитеты башлыгы Андрей Воробьев бик нык аптыравын җиткергән. Кайбер мәгълүмат чараларына Воробьев әфәнде белдергәнчә, бу шартларда Мәскәү Радий Хәбировны яңадан фиркадә тергезеп кенә калмаячак, ә фирканең Башкортстан бүлегендәге вәзгыятьне дә җентекле тикшерәчәк.

Радий Хәбиров тирәсендәге хәлләргә Башкортстандагы киң билгеле галим, икьтисад фәннәре докторы, сәясәт белгече Ринат Гатауллин “Азатлык” радиосына бу хәлләргә бик аптыравын белдерде. Аның фикеренчә, Башкортстан хакимиятләренең соңгы көннәрдәге тынычсызлануы, федераль үзәк белән риза булмавы, республика президентын якын арада алмаштыру ихтималлыгына ишарә дә булып тора кебек.

Инде хәбәр ителгәнчә, Радий Хәбировны Мәскәүдә эшкә алганнар. Русия президенты хакимиятендәге бер департаментка җитәкчелек итәчәк икән ул. Шул ук вакытта Башкортстанның хакимиятләрдән финансланучы газеталары, радио-телевидение Радий Хәбиров өстенә пычрак атуны дәвам итә.