Тиздән президент һәм хөкүмәт аппаратлары кыскара дигән хәбәр таралды. Белгечләр, моны Татарстанда президент вазифасын бетерергә теләүнең дәвамы, ди.
Хакимият аппараты кыскара
Бәйрәм көннәрендә республика башлыгы тарафыннан бу турыда карар имзаланган. Шулай ук якын арада республика министрлар кабинеты аппаратында да кыскартулар көтелә. Әлеге исемлеккә кемнәр керергә мөмкинлеген, сәясәт белгечләре чамаласа да, әлегә әйтергә җөрьәт итми. Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов исә бу гамәлләрне янә республикада бер хакимият калдыру гамәле дип атый.
“Хакимият аппараты кыскара дигәндә, яңа ел алдыннан Фәрит Мөхәммәтшинның әйткән сүзләрен искә төшерергә кирәк. Ул президент һәм хөкүмәт аппаратларының берләшүе турында әйткән иде. Шушы ук мәсьәлә күптән түгел. Татарстанда президент вазифасы бетерелә дигән хәбәр таратылгач та кабат торгызылды. Миңа калса, бу киләчәктә Татарстанда президент вазифасы бетереләчәк дигәнгә тагын бер билге”, ди Рәшит Әхмәтов.
Президент бүләге Швециягә китте
Хакимият аппараты кыскарган вакытта, Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов автоярышларда катнашып 2 урын ала. Бәйрәм көннәрендә “Биек тау” машина ярышы мәйданында Татарстан президенты бүләгенә ярышлар узды. Оештыручылар сүзләренчә, бу ярышларга беренче тапкыр 13 тапкыр Европа чемпионы булган Швеция ярышчысы Кеннет Хансен булган. Ярышлар нәтиҗәсендә президент бүләген Швеция ярышчысы ота, икенче урында Рөстәм Миңнеханов, өченче – Новосибирскидан Игорь Плотников.
Шулай ук әлеге ярышлар кысаларында Русия чемпионатының V өлеше дә узган.
Русия – Төркия – Татарстан
Күптән түгел Грузиядә булган сугыш Русиянең тышкы икътисадына да тискәре йогынты ясады. Шушы көннәрдә Төркия Русиядән килгән йөк машиналарын чик аша кертү тәртибен катлауландырган. Аның каравы, НАТОга кергән башка илләр Русиянең, Осетияне бәйсез дәүләт дип танывына тискәре мөнәсәбәт белдергән вакытта, Төркия дәшми калган иде. Әмма ике ил арасында салкын мөнәсәбәт Русия аркасында булган. Ул Америка корабларын Кара диңгезгә керткән өчен Төркияне гаепли.
Янәсе, бу гамәлләре белән төрекләр 1936 елда төзелгән Монтре конвенциясен бозган. Аның нигезендә Төркия Босфор һәм Даданелла аша хәрби корабларны үткәрүгә билгеле бер чикләр әйтелгән. Шуңа күрә, хәзер Русия бу хәлләрдән канәгать булмыйча, чиктә Төркия йөк машиналарын озаклап тикшерү эшен башлаган. Төрекләр үз чиратында бу гаепләүләрне кире кага һәм Русиягә шушы ук юл белән җавап бирә.
Татарстан икътисадычылары фикеренчә, Русия белән Төркия арасындагы икътисади мөнәсәбәтләрнең суынуын Татарстанның тышкы икътисадына да йогынты ясарга мөмкин. Чөнки бүгенге көндә, Төркия Татарстанның тышкы инвесторлары рәтендә 4 урында тора. Ел саен бу илдән республикага 10 миллион доллар инвестиция кертелә.
Русия икътисад белгечләре исә, бу салкын мөнәсәбәтләр озак вакытка сузылмас, дип фаразлый. Чөнки Төркия икътисады Русиягә нык бәйле. Бу беренче чиратта нефть һәм газ кудыру белән бәйле.
1 миллион сум сорап мәхкәмәгә
Казанның “Ривьера” аквапаркына шелтә белдерү очраклары арта. Сишәмбе башкаланың Яңа Савин районында яшәүче бер ханым аквапарктан 1 миллион сум штраф сорап, район мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. 1 ел элек ул әлеге аквапаркның “Торнадо” уенында иң башын сындырган һәм баш мие селкенүен алган. Ел дәвамында аңа 2 операция ясалган һәм хәзер аның эшләү сәләте нык кимегән. Шуңа күрә ул бу аквапаркны гаепли һәм бер миллион сум сорый. Мәхкәмә эшенең ничек тәмамланачагы әлегә билгеле түгел.