Русиянең кайбер мәгълүмат чаралары соңгы ике-өч көндә Башкортстандагы “Күк бүре” исемле башкорт иҗтимагый оешмасының ачык мөрәҗәгатенә зур игътибар бирә башлады.
Башкортстанда чагыштырмача күптән түгел оештырылган һәм “Күк бүре” исеме алган, әле аз билгеле булган шушы башкорт оешмасы бу көннәрдә үзенең интернет сәхифәсендә бер мөрәҗәгатен урнаштырган иде. Ул мөрәҗәгатьне “Күк бүре” вәкилләре Русия хакимиятләренә, шулай ук Русия һәм чит илләр киң мәгълүмат чараларына юллаган.
“Күк бүре” оешмасы үзенең шактый күләмле бу белдерүендә, гомумән алганда, Башкортстанга Русия эчендә күбрәк хокуклар булуын таләп итә. Туксанынчы елларда булган кебек үк икътисадый, хокукый өлкәләрдә күбрәк вәкаләтләр булырга тиеш, дип белдерелә бу мөрәҗәгатьтә. Башкорт халкы үз республикасында үз тормышын үзе җайларга хокуклы, үз телен үстерергә, үзенең матди байлыкларыннан үзенә күбрәк өлеш алырга хаклы, дигән таләпләр куела әлеге белдерүдә. Әгәр башкорт халкының хокуклары киләчәктә дә кысылса, “Күк бүре” башкорт оешмасы республикадагы һәм Русиядәге башка иҗтимагый үзәкләр белән берлектә каршылык чараларын башлау белән кисәтә.
“Күк бүре” оешмасының тарафдарлары әлләни күп түгел. Аңа бары тик Уфада укучы талиплар һәм эшче башкорт яшьләренең генә теләктәшлек белдерүе мәгълүм. Хәтта Бөтендөнья Башкорт корылтае, “Урал” башкорт милли үзәге кебек күптәнге башкорт милли оешмалары да “Күк бүре” белән бик бәйләнешкә керергә тырышмый кебек. Шуңа күрәдерме, “Күк бүре”леләр дә шушы рәсми танылган башкорт оешмаларын хакимиятләргә сатылган дип саный һәм, җае чыкканда, аларга “типкәләп” тә ала. “Күк бүре” оешмасының ике рәистәше Тимур Мөхтәров белән Азат Сәлмәнов Башкортстанда башкорт халкының хокукларын кыю яклаучы оешмалар юк дәрәҗәсендә, дип исәпли.
Башкортстандагы киң танылган татар галиме, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков исә “Күк бүре” кебек аз билгеле һәм бик үк рәсми булмаган башкорт оешмаларының булуы да республика хакимиятләре өчен бик кирәк дип саный.
“Башкортстан хакимиятләре теге яки бу мәсьәлә буенча Мәскәү Кремленә ризасызлыкларын үзләре җиткерергә базнат итмәгәндә, нәкъ менә башкорт милли оешмаларын, башкорт милләтчеләрен файдалана. Аларның мөрәҗәгатьләре аша федераль үзәккә басым ясарга омтыла”, дигән фикерен әйтә Илдар әфәнде.