Төркия - Әрмәнстан: тарихи очрашу

Серж Саркисян (У) һәм Абдуллаһ Гүл

Гүл белән Саркисян Ереванда төрек һәм әрмән футбол командалары арасында дөнья чимпионаты кысаларында үткәрелгән уенны карады.
Төркиядә сәяси көн тәртибе зур тизлек белән үзгәрә. Үткән атна азагы 6 сентябрдә президент Гүл Ереванга тарихи сәфәр ясады, 10-нда исә Бакуда булган иде. Ә шул арада Германиядә яшәүче төрекләр төзегән “Диңгез Маягы” исемле бер ярдәм-хәйрия оешмасы өстеннән халыктан җыйган акчаларны АК партиягә тапшыруда гәепләгән хөкем процессы башланды. Бу вакыйга премьер Эрдоганны бик ачуландырды. Ул төп оппозиция партиясе җитәкчесе Байкал һәм дүрт-биш газет белән берничә телевидение ширкәте хуҗасы Айдын Доганны бу мәсьәләне куертуда гәепләп, алар арасында көчле талашның кабынуына сәбәпче булды. Шушы коррупция шиге Төркиянең көнтәртибен шунда ук үзгәртте.

Ә тышкы мөнәсәбәтләрдә исә, бер-берен рәсми рәвештә танымаган ике ил Төркия белән Әрмәнстан арасында элемтә башлану бик мөһим тарихи бер адым булды. Премьер Гүл Әрмәнстан президенты Саркисянның чакыруы белән Ереванда төрек һәм әрмән футбол командалары арасында дөнья чимпионаты кысаларында үткәрелгән уенда катнашты.

Шулай итеп, 70 миллионлык бер илнең президенты күршесендәге 3 миллион чамасы гына ватандашы булган вак бер ил Әрмәнстанга рәсми булмаса да, сәфәр ясаган булды.

Грузия белән Русия арасында сугыш кабынган, Грузиянең бер өлешен басып алган рус гаскәрләре әле бөтенләйгә чигенмәгән, Мәскәүнең Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныган, ягъни Кавказлар асты өченә килә башлаган вакытта Гүлнең бу адымы Төркиянең тәрәккыятьләрдән җитди рәвештә борчылуына ишарә итә. Чөнки теге яктан Төркия белән Русия арасында төрек йөк машиналарына рус таможняларындагы киртәләр сәбәпле икътисади-сәяси кризис та дәвам итә.

Бәйсез илләрнең территориал бөтенлеген саклау принцибы БМО хартиясендә һәм байтак халыкара килешүләр тарафыннан расланган булса да, Кавказдагы тәрәккяятьләрнең де-факто, киресенчә булуы күренә. Төркиянең Әрмәнстанга карата позициясен үзгәртүе дә бу яңа шартларга буйсыну дипме бәяләргә кирәк?

Мәгълүм, Әрмәнстан, Әрмән диаспорасы һәм Франция кебек унлаган ил Төркияне 1915-нче елларда Госманлы Империясендә яшәүче әрмәннәргә геноцид оештыруда гәепли. Төркия бу гәепләүләрне принципиаль рәвештә кире кагып килә. Ереван белән дипломатик мөнәсәбәтләр башлау өчен бу гәепләүдән ваз кичү, 1920-нче елда төзелгән килешү нигезендә Төркиянең чикләрен тану һәм де-факто Азәрбәйҗан территориясе Таулык Карабагдан әрмәннәрнең чигенүее шартын куя иде. Ереван бу шартларның берсен дә үтәмәде, әмма президент Гүл шуңа карамастан, ике ил арасында хезмәттәшлек башлауда беренче адымны атлады.

Бу адымын беректәше Азәрбәйҗанга аңлату өчен 10 сентябрдә Бакуга сигез сәгатьлек рәсми сәфәр ясады.

Гүл Әрмәнстанга сәфәре вакытында, Азәрбәйҗанның Төркиягә үпкәләве хаксызлык булачагын әйтте. “Чөнки без Азәрбәйҗан белән бер милләтнең өлешләре”, дип белдерде. Президент Алиев исә Азәрбәйҗанның территориал бөтенлеген кабат булдыру, әрмәннәрнең басып алган туфраклардан кире чигенүвен һәм качкыннарның үз өйләренә кире кайтувын тәэмин итү шартын кабатлады. Ләкин шулай да ул, киләчәккә өмет белән карыйбыз, диде.

Русиянең, Косовоның бәйсезлеген байтак илләр, шул исәптән Төркия тарафыннан танылуына үч итеп, Кавказларда чикләрне үзгәртүенә, Анкара Мәскәүгә дипломатик адымнар белән җәвап бирергә тырыша. Төркия Әрмәнстан чиген ачса, Ереван изоляциядән котылып, көнбатышка якыннашачак. Ягъни Русия Әрмәнстанның бердән-бер портнеры булудан туктаячак. Төркиянең бу инициативасы Европа берлеге белән АКШ тарафыннан да бик уңай бәяләнде. Кыскасы, Төркия Русияне дә ачуландырмыйча, яңа дипломатик инициативалар күрсәтергә тырыша. Чөнки Төркиянең дә “Мәскәүләр тотты якасын”.