Татар оешмалары уяна башлады

Башкортстан татар милли оешмалары Уфада үзләренең берлектәге киңәшмәсен үткәрде.
Бу республикадагы егермегә якын татар җәмәгатьчелек оешмаларының җәйге яллардан соң тәүге уртак җыены булды. Шуның белән татар милли оешмалары җәйге тәнәфестән соң уяна башлады дияргә ярыйдыр.

Киңәшмәдә Башкортстан Татар конгрессы, БР Татар милли-мәдәни мохтарияте, Татар иҗтимагый үзәге, Татар морзалары мәҗлесе, Татар язучылары берлеге, “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсе һәм башка иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре һәм актив әгъзалары катнашты.

Җыенда, нигездә, шушы елның соңгы өч аенда алда торган мәсьәләләр тикшерелде. Киңәшмәне ачып, БР Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин иң элек узган айлардагы эшчәнлеккә бәя бирде.

“Төрле сәбәпләр аркасында, быел безнең берлеккә керүче оешмалар еш очраша алмады, - диде ул. - Моңа безнең төрле мәхкәмәләр юлында йөрүебез дә, агымдагы башка эшләрнең күп булуы да сәбәпче булды. Хәзер исә безгә бу кимчелекне бетерү шарт”.

Мәҗит Хуҗин үз чыгышында алда башкарылачак эшләр хакында да сөйләде. Аның сүзләренчә, иң төп бурыч – якын айларда Башкортстан татарлары корылтаен үткәрү. “Хәзер аңа ныклы әзерлек алып барыла, ул җыенда без, бүгенге кискен мәсьәләләрне тикшерү белән бергә, алдагы эшебез юнәлешләрен дә билгеләячәкбез”, диде чыгыш ясаучы.

Киңәшмәдә чыгыш ясаган башка татар оешмалары җитәкчеләре һәм актив әгъзалары да тикшерелгән мәсьәләләр буенча үз фикерләрен әйтте һәм тәкъдимнәр ясады. Тәкъдимнәрнең күпчелеге татар оешмалары үткәрәчәк мәдәни чараларга кагылышлы иде.

Киңәшмәдә профессор Мәҗит Хуҗинның үзенә кагылышлы күңелле мизгелләр дә булды. Аңа 2 үктәбер көнне 70 яшь тулган иде. Шушы уңайдан күп котлаулар кабул итте ул. Аның Башкортстан татар милли хәрәкәтенә керткән өлеше югары бәяләнде. Туксанынчы еллар башыннан ук, Башкортстан татар милли оешмалары эшендә актив катнашуы, аларны бергә туплау өчен зур тырышлык салуы әйтелде.
Киңәшмә азагында “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә Мәҗит Хуҗин Башкортстан татарлары алдында торган төп бурычларга тукталып, иң беренче чиратта татар телен саклап калуны атады.

Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, хәзер Башкортстанда татар мәктәпләрен саклау, аларда татар телен укытуны дәвам иттерү дә төп бурычлардан санала.

“Шулай ук 2010 елдагы халык исәбен алуларда хәрәмләшүләр булмасын, татарларны янә дә “башкорт” дип язмасыннар өчен бүгеннән халык арасында аңлату эшләрен башлау мәгкуль”, дип белдерде Мәҗит әфәнде.