Уфада ислам конференциясе үтәчәк

Уфада Ислам теамасына багышланган фәнни-гамәли конференциягә әзерлек тәмамланды.
Бу җыен 12 октябрьдә үтәчәк. Ул Уфадагы Үзәк диния нәзаратына 220 ел тулуга һәм мөфти Тәлгать Таҗетдинга 60 яшь тулуга багышлана.
Уфадагы Үзәк диния нәзараты оештырылуга 220 ел тулды. Шушы уңайдан Башкортстанда байтак истәлекле чаралар оештырыла. Уфада 12 октябрьдә үтәчәк “Ислам һәм дәүләт” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция дә шул бәйрәм кысаларында әзерләнде.

Русиянең Үзәк диния нәзараты, патшабикә Екатерина II фәрманы белән, 1788 елның 22 сентябрендә төзелә. 1789 елның декабрендә Уфада ачыла. Баштан ук ул “Уфа (1796 елдан - Ырымбур) Диния магометаннар законы җыены” дип атала. Аның вәкаләтләре Уфа наместниклыгы һәм Ырымбур губернасы (соңрак, Таврический наместниклыгыннан тыш, тоташ Русиядә) биләмәләрендә тормышка ашырыла.

Үзәк диния нәзарәте1846-1917 елларда Ырымбур магометан (мөселман) дини җыелышы дип атала. Аннан инде ул гел Уфа исеме белән бәйле һәм аның идарәчелеге дә шушында була.

Үзәк диния нәзарәтенә соңгы егерме елдан артык вакытта Тәлгать Таҗетдин җитәкчелек итә.

Уфадагы “Ислам һәм дәүләт” гыйльми-гамәли конференциясенә Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Казаннан, Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән күренекле дин әһелләре, дәүләт эшлеклеләре, гаилимнәр, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре килә.