“Болгар җәмәгате” чынлыкта бармы?

Башкортстан хокук саклау оешмалары вәкилләре республикада август аенда “Болгар җәмәгате” исемле халыкара террорчыл оешма әгъзалары кулга алынуы турында белдергән иде.
Шул чакта 21 август көнне хәтта шушы оешманың әгъзасы, Салават шәһәрендә яшәүче Дорохов атлы кешенең үз фатирында атып үтерелүе турында да хәбәрләр булды.

Кайдан килеп чыккан, ни өчен аңа нәкъ менә шундый исем бирелгән соң? Шушы сораулар Башкортстан җәмәгатьчелеген дә кызыксындыра. “Болгар җәмәгате” исемле террорчылык оешмасы хакында моңа кадәр башка төбәкләрдә, башка илләрдә дә ишетелгәне булмаган. “Болгар җәмәгате” оешмасы вәкилләренең “Әл-Каидә” оешмасы тарафыннан махсус әзерлек үтеп, Башкортстанга җибәрелгәнлеге турында да хәбәрләр таратылды.

Инде менә шушы оешмага бәйле тагын бер хәл хакында мәгълүм булды. Шул ук август ае азагында Салават шәһәрендә Рөстәм Зәйнәгытдинов атлы башкорт егете дә кулга алынган. Бу хакта аның адвокаты Радик Дәүләтшин хәбәр итте. Радик әфәнде сүзләренчә, куәт оешмалары хезмәткәрләре 20 август көнне Рөстәм Зәйнәгытдиновның фатирына бәреп керә һәм анда тентү үткәрә. Фатирда үзләрен бик иркен тоткан кешеләр анда граната да, әфьюннәр дә “таба” имеш. Ләкин фатир хуҗасы моны чеп-чи ялган ди һәм бу милиция хезмәткәрләренең этлеге дип атый. Аның адвокаты әйтүенчә, Рөстәм Зәйнәгытдиновны төрлечә куркытулар белән аңардан үзләренә файдалы аңлатмалар алалар. “Зәйнәгытдиновны ниндидер уйлап чыгарылган “Болгар җәмәгате” оешмасы белән бәйләп куялар”, ди адвокат.

Бәйсез аналитиклар фикеренчә, Идел һәм Урал буенда террорчылык булдырмас өчен, “Болгар җәмәгате” оешмасын, алдан ук, “карачкы” сыйфатында, махсус уйлап чыгару кирәк булгандыр.

Әле Рөстәм Зәйнәгытдиновка карата хөкем карары чыгарылмаган. Аның Стәрлетамак шәһәре тикшерү бүлегендә тотылуы турында әйтә адвокаты.