Евро кулланучы илләр уртак чаралар күрергә килеште. Франция, Германия, Британия үз банкларына миллиардлаган евро бирә. Бу хәбәрдән соң биржаларда үсеш күзәтелде.
Якшәмбедә евро акчасын кулланучы 15 илнең җитәкчеләре Парижда үткән очрашуда Европаның иң эре финанс оешмаларын ишелүдән саклап калырга вәгъдә итте.
Парижда ирешелгән план нигезендә, хөкүмәтләр алдынгы банкларның кредитларына киләсе елның ахырына кадәр дәүләт гарантиясе бирә. Башкача әйткәндә, банкларның бер өлеше хисабына хөкүмәт казнадан акча бүлеп бирә.
Европа Берлегендә рәислек итүче Франция президенты Николя Саркози сүзләренчә, бу план банклар гына түгел, аерым кешеләрнең акчасын саклауны да күз алдында тота.
"Банклар безнең акчага мохтаҗ, соңнан аны кешеләргә бирә ала, кешеләр фатирларын, башка эшләрен түли алачак. Шулай ышаныч кайтарылыр, - ди Саркози. – Дәүләт гарантиясе 5 елга бирелә. Шушы вакыт эчендә банк системын торгызырга кирәк."
Дүшәмбедә Саркози шушы план нигезендә Франция банкларына €360 миллиард биреләчәген игълан итте.
Германия канцлеры Ангела Меркел алман банкларын коткару планы өчен €480 миллиард биреләчәген белдерде.
Британия хөкүмәте илнең 3 алдынгы банкына £37 миллиард (ягъни, $63 миллиард) бирәчәген игълан итте.
Бу адым нәтиҗәсендә Британия салым түләүчесе банкларның иң эре акционерына әйләнә. Британия премьер-министры Гордон Браун моны кискен, ләкин дөрес адым дип атады.
"Бу моңарчы күрелмәгән һәм барыбыз өчен дә җитди гамәл, - ди Браун. – Иктисадчылар, финанс белгечләре генә түгел, һәр Британ гаиләсе өчен әһәмиятле адым."
Моннан тыш, шулай ук, АКШ, Европа, Швейцария үзәк банклары да өстәмә чаралар турында игълан итте.
Шушы чаралар базарга ярдәм итерме, әлегә әйтүе кыен. Тотрыксызлык шартларында фаразлар кылу бик авыр. Мисал өчен, берничә ай элек кенә абруйлы Goldman Sachs нефтьнең бер мичкәсе $200 җитәчәк дигән иде. Хәзер ул $70 тирәсе һәм $50гә калырга мөмкин дигән сүзләр йөри.
Тагын бер игътибарга лаеклы тәрәккыять, Европада финанс кризистан иң зур зыян күргән ил Исландия булды. Бу илнең рәсмиләре Русиядән €4 миллиард кредит алырга җыена дигән хәбәрләр бар.
Сишәмбедә НАТО әгъзасы булган бу илнең рәсмиләре Мәскәүдә көтелә.
Рейкьявиктан килгән хәбәрләргә караганда, кибетләрдә якын арада тавар бетергә мөмкин, чөнки аларны китертү өчен акча юк.