Мигрантлар мәсьәләсе дуслаштыра да, аера да

Мәскәүдәге урамнарны күбесенчә мигрантлар себерә

“Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе” оешмасы мигрантларга каршы чара үткәрде. Бу шигарь аларны радикаль хәрәкәтләр белән якынайтты.
Хакимият фиркасенең яшләр канаты, "Яшь гвардия"челәр Мәскәүдә Федераль миграция хезмәте бинасы каршында урам җыенын үткәрде. Алар мигрантларны эшкә алудан бер елга тыелып торырга чакырды. Бу урам җыенында 30лап кеше булган дип хәбәр ителә.
Оештыручылар сүзләренчә, бу митинг, зур күләмле чараның беренче өлеше генә булган. Шушы зур чараның төп шигаре “Безнең акча - безнең кешеләргә!” дигән җөмләдән гыйбарәт булачак.

"Яшь гвардия" үтә милләтчеләр белән бергәме?

Мигрантларга каршы шигарьләр, элек бер берсеннән ерак торган сәяси хәрәкәтләрне якынайты.
"Интерфакс" агентылыгы хәбәр иткәнчә, бу митингта “Канунсыз иммиграциягә каршы хәрәкәт" вәкиле дә катнашкан. "Бердәм Русия" фиркасенең “Яшь гвардиячеләр”е аны танып алган һәм чараларыннан куган. Аннан киткәннән соң, радикаль чыгышлары белән танылган шушы хәрәкәт башлыкларының берсе Владимир Тор, “Яшь гвардия”нең гамәлләрен яклавын белдерде, аның хәрәкәтенең каршылыкка керергә түгел, ярдәм итәргә теләвен әйтте.
Хокук яклаучылар "Яшь гвардия"нең мигрантларга каршы бу чарасына борчылу белдерде. "Интерфакс" агентлыгы хәбәрчесе соравына җавап биргәндә, “Мемориал” оешмасы һәм “Гражданлык хезмәттәшлеге” комитеты башлыгы Светлана Ганнушкина бу чараны “мәгънәсез һәм зыянлы” дип атаган. Ул, хезмәт мигрантлары, Русиягә җирле кешеләр эшләргә теләмәгән урыннарга килә, дип билгеләп үткән.

Быел "Рус маршы" булырмы?
Шул ук вакытта, Русиядә 4 ноябер көнне Рус милли бергәлеге көне уңаенан бирелгән озын ял көннәрендә күп санлы иҗтимагый оешмалар үз чараларын үткәрергә җыена. Шул исәптән "Канунсыз иммиграциягә каршы хәрәкәт" (ДПНИ) һәм башка радикал оешмалар гадәттәге “Рус маршы” н оештырырга теләгән.

"Интерфакс" хәбәр иткәнчә, ДПНИдан аерылган Рус ДПНИ хәрәкәте башлыгы Владимир Белов Русиянең 10лап зур шәһәрендә "Рус марш"ларының үткәрелүе планлаштырылган дип әйткән. Аларның иң зурлары Мәскәү һәм Петербуда үтәр дип көтелә, дигән Белов.

Мәскәүдә "Рус марш"ын үткәрергә рөхсәт бирелмәсә дә, “Словян берлеге” оешмасы башлыгы , чара барыбер үтәчәк, анда катнашучылар Русия төбәкләреннән юлга чыккан инде, дип әйткән. "Рус маршы"н Мәскәү метросының боҗра тимер юл тукталышларында уздырырга уйлыйлар.

Мәскәү милициясе тыелган чараларны үткәрергә юл куймаячагы турында белдерә.

"Алма"чылар читтән килүчеләрне якламакчы

Үткән елларда үткән шушы Рус маршаларында милләтара нәфрәткә этерүче шигарьләр әйтелде һәм хокук яклаучылар белән бәрелешләр булган иде.

Шул 4 нояберь көнне "Яблоко" фиркасе мигрантлар, читән килгән кешеләр мәсьәлән күтәрергә җыена. Тик аларның шигарьләре үтә милләтчеләрнекенән нык аерылып торачак. "Яблоко" "Ксенофобия һәм милләтчелеккә каршы. Интернационализм өчен" дигән исем астында чара уздырачак. Фирканең матбугат хезмәте аңлатканча, "алма"чылар милләтара мөнәсәбәтләр, мәдәни мирас кыйммәтен чагылдыручы театрләштерелгән тамаша күрсәтергә җыена.