Сәет Байбурин кая югалган?

Уфаның “Фәләк” мөселманнар җәмгыяте рәисе вазифаларын башкаручы имам Сәет Байбурин былтыр 15 майда хокук саклау хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынган иде.
Башкаланың Орджоникидзе районында, үз машинасында барганда, Сәет хәзрәтне милиция хезмәткәрләре туктата. Имамның автомобилен тикшерү вакытында детонатор белән тротил шашкасы һәм әфьюн матдәсе – һироин табулары хакында белдерә хокук сакчылары.

Шуңа күрә, кичектергесез рәвештә, Сәет Байбуринга әфьюнннәр һәм корал саклау, аларны үзең белән йөртү гаебе тагылды.

Бу вакыйга дин әһелләре арасында шактый шау-шу күтәргән иде. Шуннан соң ярты ел буе тикшерү, тагын ярты ел мәхкәмә утырышлары барды һәм быел апрель аенда Сәет Байбуринга карата төрмә җәзасы турында карар чыгарылган иде.

Шуннан соң, Байбуринның адвокаты моңа шикаять итеп, Башкортстан Югары мәхкәмәсенә бирде. Югары мәхкәмә карары белән, 14 ноябрьдә имам Уфадагы колониядән чыгарылырга тиеш иде. Ләкин бу көнне Сәет хәзрәт гаип булды. Аның кайда икәнлеген хатыны да, башка туганнары да белми. "Азатлык" радиосына имамның җәмәгате Флүрә ханым:

“Сәетне иминлек оешмалары вәкилләре урлап киткәндер, дип фараз итәбез. Шулай итеп алар имамны төрмәгә озакка утырта алмауга үч кайтарадыр”, дип белдерде.

Алдагы көннәрдә имамның кайда булуы ачыкланмаса, мөселманнар урам җыеннары оештырырга, ә адвокатлар канун буенча үз эшләрен актив җәелдерергә ниятли.

Сәет Байбурин 2003 елда Уфага Казакъстаннан күчеп килә. Шулай да ни өчендер, һаман да Русия ватандашлыгын ала алмаган ул. Ә Уфада аны былтыр кулга алуны милиция хезмәткәрләре махсус оештырганлыгы хакында фаразлар киң җәелгән иде. Моның ни өчен эшләнүен Сәет хәзрәт үзе дә аңламый.