Марат Гәрәев: “Евровидениедә чыгыш ясауның максатын билгеләргә кирәк”

Марат Гәрәев

Евровидениегә чыга алырдай яшьләр бар, әмма хәзергә аларның исемнәре сер булып кала, ди “Барс-Медиа” ширкәт җитәкчелеге.
Тиздән татар эстрадасында шактый кызыклы бер чара уза. Ул узып баручы елның иң популяр җырлары бәйгесенә йомгак ясаучы “Татар җыры” фестивале. Монда тамашачылар тарафыннан узган елда иҗат ителгән җырларның иң популярлары билгеләнә һәм әлеге җырларның башкаручылары бүләкләнә. Быел бу фестиваль тугызынчы тапкыр үткәрелеп, 18-20 декабрь көннәрендә елдагыча “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узачак. Шул уңайдан узган матбугат чарасында “Барс-Медиа” ширкәтенең җитәкчесе Марат Гәрәев белән фестивальнең баш продюсеры Фәрит Таишев катнашты.

Быелгы “Татар җыры - 2008” халыкара татар җыр фестивале татар эстрадасының үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген берләштерәчәк, дип белдерде Марат Гәрәев. Аның сүзләренә караганда, татар эстрадасының үткәне – ул милли җыр сәнгатендә иң матур традицияләрне саклаучы өлкән буын җырчылары. Бүгенгесе - быелгы “Татар җыры” фестивалендә лауреат исеменә ия булачак популяр башкаручылар. Киләчәге исә профессиональ эстрада сәхнәсенә әле беренче адымнарын гына ясаган “Йолдызлар фабрикасы”.

Фестивальне оештыручылар, быелгы “Татар җыры” тамашачыларына татар эстрадасы тарихын, аның традицияләре дәвамлылыгын күрсәтү максатын куйган. Чөнки һәр буын артистлар бер-берсе белән һәрвакыт иҗади хезмәттәшлектә яши: яшьләр өлкәннәрдән башкару осталыгы серләренә өйрәнә, өлкәннәр исә яшьләрдән дәрт алып, музыкаль экспериментларга омтыла. Әлеге иҗади бәйләнешләрнең нәтиҗәсен фестивальдә күреп булачак.

Өч көнгә исәпләнгән концертларда татар эстрадасының барлык жанрлары тәкъдим ителәчәк: 70-80нче елларда популярлык казанган җырлардан алып рок һәм бию көйләренә кадәр ишетеп булачак. Поп-музыка, гитара һәм бию көйләре биредә камера музыкасы белән бергә яңгыраячак, компьютер аранжировкалары исә “тере” аккомпанемент белән үрелеп барачак. Шулай итеп, татар эстрадасы тарихында иң зур проекты булган “Татар җыры” фестивале быел аеруча киң масштабта узачак, ди оештыручылар.

Фестиваль һәрвакыттагыча “Йолдызлар фабрикасы” проектының йомгаклау концерты белән башланып китәчәк. 18 декабрьдә алар танылган эстрада йолдызлары белән бергә чыгыш ясаячак. Фестивальнең икенче көнендә, тамашачылар игътибарына бик тә үзенчәлекле “җанлы” музыка концерты тәкъдим ителәчәк. 9 еллык тарихы булган “Татар җыры”нда тәүге тапкыр кич буе “җанлы” музыка уен кораллары һәм “җанлы” вокал яңгыраячак. Җырчылар “Барс-Медиа” каршында оештырылган Юрий Федоров җитәкчелегендәге инструменталь ансамбль һәм Анна Гулишимбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” оркестрына кушылып чыгыш ясар дип көтелә. 20 декабрь көнне исә фестиваль “Татар җыры-2008” лауреатларын “Алтын барс” сыны белән бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт белән тәмамланачак.

Алдагы еллардагы кебек үк, быел да ел дәвамында популяр җырларны башкаручылар “2008 елның иң популяр җыры”, “2008 елның иң популяр җырчысы”, “2008 елның иң яхшы альбомы”, “Ел җырчысы”, “Ел ачышы”, “Елның музыкаль ташкыны”, барлыгы 21 төркемгә бүлеп билгеләнәчәк. Моннан кала, быел фестивальдә “Барс-Медиа” ширкәтенең оешуына 10 ел тулу уңаеннан яңа номинация дә булдырылган. Ул “10 еллыкның сүнмәс хиты” дип атала.

Әйтергә кирәк, 10 ел дәвамында әлеге ширкәт татар шоу-бизнесында үз урынын табып, уңышлы гына эшләп килә. Шушы вакыт эчендә “Барс-Медиа” 50 миллион данәдән артык дисклар яздырып тараткан. Бүген дөньяда барган икътисади кризис та ширкәт эшенә әллә ни зыян итмәгән. Марат Гәрәев сүзләренә караганда, алар кредит чараларыннан файдаланмыйлар һәм үзләрен үзләре туендыралар икән.

Быелгы “Татар җыры” бюджеты башка еллардагыдан шактый аерыла, ул 12 миллион сумга җиткән. Бу беренче чиратта “җанлы” музыка концерты белән икән. “Фестивальгә ансамбль һәм оркестларны җәлеп итү, “тере” тавышка җырлау – болар барысы концертны кыйммәтле итә. Мәсәлән, безгә сәхнә өчен яңа төрле сыйфаттагы техника сатып алырга туры килде, репетицияләр үткәрү дә чыгымлы эш”, диде Марат Гәрәев.

Фәрит Таишев һәм Марат Гәрәев
Матбугат очрашуында әйтелгәнчә, “Барс-Медиа” ширкәте белән килешү төзегән җырчылар арасында Евровидениегә чыгарга сәләтле яшьләр дә бар икән, тик хәзергә аларның исемнәре сер булып кала, ди ширкәт җитәкчелеге.

“Бүгенге көндә татар эстрадасы җырчылары арасында Евровидение бәйгесендә чыгыш ясарлык 2-3 җырчы бар. Моның өчен акча гына кирәк. Сайлап алу бәйгесендә катнашу да финанс мәсьәләсенә бәйле. Шулай ук Евровидениедә чыгыш ясауның максатын билгеләргә кирәк. Анда барып җырлап кайту, буй күрсәтү өчен генә күпләп акча түгүнең файдасы юк. Минемчә, һәр чыгыш ясау икътисади яктан үз-үзен акларга тиеш. Моннан кала ул мәдәни эз дә калдырырга тиеш”, ди “Барс-Медия” ширкәте җитәкчесе Марат Гәрәев.