Кыю радио

Халык авазы. “Азатлык” радиосы турында ниләр беләсез, сезгә ул радио ни өчен кирәк? дигән сорауга фикерләр.
-Азатлык радиосы бик нык кирәк. Аны өлкәннәр дә, яшьләр дә тыңлый. Ул радиога тагын да күбрәк вакыт бирсеннәр иде.

-Азатлык радиосын яхшы беләбез. Күптән билгеле, кыю радио ул. Башка радиоларга караганда анда мәгълүматны объектив бирәләр. Әмма хәзер мин аның ешлыгын югалттым.

-Элек без аны кичке тугызда тыңлый идек. Хәзер каядыр китте. Мин каян тотарга икәнен дә белмим. Шундый яратып тыңлый идек. Бик тә үкенечле хәл. Анда татар телендә татар кешесенең, татар теленең язмышы турында сүз бара иде.

Фәйрүзә Хөсәенова, шагыйрә: “Азатлык” радиосын без бик яратып, чын күңелдән тыңладык. Татарстан эфирында бетерү сәбәбен белмим. Тик безгә “Азатлык” радиосы бик кирәк, без аңа мохтаҗ. Милләткә дә “Азатлык” кирәк”.

-“Азатлык” әзерәк яшьләр радиосына әйләнеп китте кебек. Без яраткан борынгы җырларны да, Тукай, Сәйдәшев, Бигичев, Камал турында һәм шулай ук бөек даһиларның истәлекләре турында күбрәк бирсеннәр иде, дип өметләнеп калам.

-Татарча, мөселманча һәм шул ук вакытта заманча да дин турында хәзрәтнең вәгазьләрен бирә иделәр. Хәзер дә булсын иде.

-Без Үзбәкстанда көн саен иртән “Азатлык”радиосын 30 ел тыңладык.

-Фәрит Иделленең әдәби телдә башка телләр белән чуарламыйча, пөхтә татарча сөйләве безнең өчен зур бәхет иде.

-Миңа 21 яшь, интернетка гомүмән чыкканым юк. Беренче тапкыр бу радио турында сездән ишеттем. Мин ул радионы тыңлар идем.

-“Азатлык” радиосы сәяси, икътисади проблемалар турында, кешеләрнең хокуклары турында сөйли торган радио ул.

-Ул азатлык турында сөйли иде. Азатлык бездә юк инде, бетерделәр аны хәзер. Азатлык булмаса, шатлыклы тормыш та булмый. Безнең хәзер аякларны да, кулларны да, телне дә бәйләп бетерделәр. Бернәрсә әйтеп тә, беркая барып та булмый. Түрәләргә кереп булмый, алар хәзер йозак белән бикләнеп куелган кебек. Менә миңа кыйммәт даруларга ташламалар турында белешмә алу өчен сәламәтлек министры кирәк иде. Аның янына кертмиләр.

-Безнең әниләр “Азатлык”ны тыңларга радионы ачып куялар иде, без дә тыңлый идек. Хәзер тотып булмый.

-Мин сирәк булса да, тыңлыйм. Ә интернетка керә алганым юк әле. Сәхифәнең адресын да белмим.