Уфада 8 ел төрмә җәзасына хөкем ителгән кеше хокукларын яклаучы Рәис Дәүләткуҗинны яклап чираттагы пикет оештырылды.
Бу юлы әлеге каршылык чарасы Башкортстан дәүләт җыелышы-корылтай бинасы каршында үтте. Анда төрле фиркаләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, җәмгысе 30-лап кеше катнашты. Кайберәүләр Уфага якынрак урнашкан районнардан да килгән иде.
Урам җыенында катнашучылар Рәис Дәүләткуҗинны иреккә чыгаруны таләп иткән шигарьләр дә тотып торды. Башкортстан парламенты бинасы каршында үткәнгә күрә, пикетчылар янында байтак милиция хезмәткәрләре дә, цивил киемдәге дәү гәүдәле ир-атлар да басып торды.
Алар хәтта пикетчылар янына журналистларны да якын китермәскә тырышып карады. Әмма соңрак барыбер ныклы камау тотудан ваз кичәргә булды алар. Пикет бер сәгать дәвам итте һәм тыныч шартларда үтте. Рәис Дәүләткуҗинны яклап, мондый урам җыеннарын алдагы атналарда да оештыру ниятен әйтте пикетны үткәрүчеләр.