“Мылтык” кемгә атты?

Зөлфәт Хәким.

Римзил Вәли. Яңа сезонда Галиәсгар Камал исемендәге академия театры сәхнәсендә күренекле драматург Зөлфәт Хәкимнең “Мылтык” пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасы булды. Бу әсәр узган елның “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә беренче урынны алган иде. Зөлфәт Хәкимнең җырлары да, хикәяләре дә, хәзерге чорның четрекле һәм кискен проблемаларын күтәрүче драматик әсәрләре дә һәрвакыт зур кызыксыну, бәхәсләр уята. Бу юлы да шулай булды.

“Мылтык” спектакленең премьерасына Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килеп, яңа әсәр турында үз фикерләрен белдерде. Җәмәгатьчелек, бигрәк тә җитәкчеләр гадәттә инде өйрәнелгән, танылган, уртак фикер-бәя алган әсәрләрне генә карарга, зурларга ярата.

Зөлфәт Хәким пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган спектакльне тамашачылар кызыксынып, дәррәү кул чабып, көлешеп каршы алды. Ә спектакль тәмамлангач, тирән уйларга чумып, каршылыклы фикерләр ятмәсенә чорналдылар. Зөлфәт тагын хикмәтле әйбер язган, Камал театры артистлары тагын талантлары белән шаккатыра, дигән сүзләр дә ишетелде. Бер карасаң, “Мылтык” әсәренең исеме дә, эчтәлеге дә гап-гади.

Яңа эшкә кергән бер милиция бүлегенең яшь хезмәткәре утлы коралны саклау кагыйдәләренең үтәлешен тикшереп, чит кеше кулына эләккән бер мылтыкның эзенә төшә һәм аны хуҗасына кайтарып бирә. Моннан да гади нәрсә юк кебек. Әмма шушы мылтыкны эзләү, аны кулдан кулга бирү, хәзерге чорның өр-яңа типажлары һәм халыкның тәртип урнашуга өметләре, гаделлек өчен көрәшергә тотынган яшь милиционер тирәсендәге вакыйгалар аяныч та, көлке дә.

Ә менә театр, әдәбият хакына гына түгел, ә хәзерге тормышның асылын аңлар өчен бу хикмәтле кыйссаның төбенә төшеп үк уйлану да бик әйбәт булыр иде. Бүгенге җәмгыятьтә дөреслек, гаделлек була аламы, кемгә иярергә һәм рәнҗетелгәннәрне кем яклый соң? Түгәрәк өстәл сөйләшүендә драматург, “Мылтык” пьесасы авторы Зөлфәт Хәким үзе катнаша.

Зөлфәт, менә Чеховта, әгәр дә беренче пәрдәдә мылтык эленеп тора икән, соңгысында ул атырга тиеш дип әйтелгән. “Мылтык” спектаклен карадык. Ул анда берничә тапкыр ата. Кая атты соң синең “Мылтык”?

Зөлфәт Хәким. Шәхсән үземнең беркемгә дә мылтык төбәгәнем юк. Бу әсәрдә дә беркемгә дә мылтык төбәмәдем. Бу безнең чынбарлык. Әсәрдә мин үзебезнең илдәге, җәмгыятьтәге персонажларны, күренешләрне һәм үзебез белә торган кешеләрне юмор аша күрсәтәсем килде. Участковый мылтык артыннан йөргәндә үзебезнең кешеләрнең кануннарга битарафлыгы чагыла. Бәйгедә җиңгән пьесаны труппа хуплап кабул итте халык торып ун минут кул чапты. Миңа иң зур бәя шул.

Римзил Вәли. Димәк, беренче планда мылтык һәм кеше. Бу участковый каян чыккан кеше ул?

Зөлфәт Хәким. Ул төп герой. Минем андый кешеләрне очратканым да бар. Андый малайлар бигрәк тә укытучылар гаиләсеннән чыга. Тупсага басмыйча гына атлап керергә дип, илдә нинди генә катлаулы вәзгыять булмасын, урламаска кирәк дип тәрбияләнгән кеше бу.

Римзил Вәли.
Кыска чалбар кигән бу малай, мин участковыегыз, сорауларыгыз булса шалтыратыгыз дип, визиткакасын тараткач, халык егылып көлде.

Зөлфәт Хәким. Әсәр - сатирик комедия. Андый кешедән мәктәптә көләләр, мыскыл итәләр. Милициягә эшкә килүдә дә аның үз сәбәбе бар. Тәрбия бер сәбәп булса, икенчедән, аны гел мыскыл иткәннәр.

Римзил Вәли. Бәлки ул үз дәрәҗәсен күтәрергә теләгәндер. Чын күңелдән милициягә, дәүләткә, канунга хезмәт итергә теләгәндер ул...

Зөлфәт Хәким.
Бу персонажымны язганда, аны яхшы тәрбия алган кеше итеп күрсәттем. Мин психолог буларак беләм, андый кешеләрне һәрвакыт кагалар һәм алар бик үҗәт була.

Римзил Вәли. Әгәр дә берәр кешегә, Зөлфәт Хәкимнең бәйгедә җиңгән яңа пьесасы буенча әсәр куела, ул мылтык саклау һәм мылтык саклаган вакытта килеп чыккан каршылыклар һәм көлке хәлләр турында дип әйтсәң, җитди кеше “әй, кадалып китсен” дияргә мөмкин.

Зөлфәт Хакимов. Ә нишләп сез моны болай кабул иттегез?

Римзил Вәли. Мин Миңтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшинның ничек кабул иткәннәрен беләм. Бик каты көлделәр һәм шул ук вакытта уңайсыз да иде аларга. Чөнки синең геройларың еш кына бүгенге системадан, «Бердәм Русия» фиркасеннән дә көлеп куйдылар.

Зөлфәт Хәким. Сез фактны констатацияләүне нишләп көлү дисез?

Римзил Вәли. Ә мин, зур җитәкче яки партия җитәкчесе кызарып, елап утырырыр иде дип уйлыйм.

Зөлфәт Хәким. Юк. Хакимияттә елый торган кеше булмый.

Римзил Вәли. Тамашачы көлде көлүен. Спектакльнең беренче өлешен авырсынып карадым. Чөнки гел диалоглар иде, вакыйгалар аз булды. Бу татар телен яраткан, татар телен тыңларга ләззәтләнгән кешеләр өчен бара кебек тоелды. Шуннан соң эшләр куерып китте. Әле дә мылтык кая аткан, ничек аткан, нинди хакыйкать килеп чыккан соң дип уйлап утырабыз.

Безнең халыкта тәртипне сагыну да бар. Тәртип вак кешегә, акчасыз кешегә кирәк. Син шушы тәртип өчен көрәшне күрстәсең. Ә дәвамы һәм ахыры бик аяныч килеп чыга.

Зөлфәт Хәким. Аяныч килеп чыкмый. Без ничек бар, шулай бар инде. Без нәрсә өчен яшибез соң? Без үзебезнең мохит белән, үзебез корган җәмгыятьтән канәгатьме? Мин Миңтимер Шәймиевка да, Фәрит Мөхәммәтшинга да, сез бөтенләй игътибар итмәгән нәрсәгә игътибар иттегез дип әйттем. Гаепләп әйтү түгел ул, пьесада персонажларның аерым әйтелгән репликалары бөтенләй аның сюжетына катнашмаска мөмкин. Ул характерны ассызлыклар өчен бирелә. Минем герой тәртип салам дип чыгып китеп, мылтык артыннан йөрүе, иң беренче чиратта спектакль кешеләрнең кануннарга битарафлыгы турында. Ә халыкның битарафлыгы зур коттеджлардагы кешеләр шулай яшәгәнгә дип күрсәтә.

Римзил Вәли. Төнге клубларның хуҗалары кемнеңдер “крышасы” булып чыга. Кеше “крышаларга” да, рэкетка да, алдашуга да күнеккән. Шуңа күрә, бу участковый көлке булып килеп чыккан. Хәзерге заман герое инде бу. Тәртип урнаштырырга тели. Идеалист.

Зөлфәт Хәким. Бу халыкның бер өмете сыманрак килеп чыкты.

Римзил Вәли. Менә шундый егет һәр шәһәрдә, һәр авылда килеп чыксын иде. Халык аны күтәреп йөртәчәк. Ягъни, бу спектакльдә тәртип урнаштырыга теләгән, милициягә ябышып үзен билгеле бер дәрәҗәгә куярга һәм милицияне чистартырга теләгән кешенең каһарманлыгы турында карадык бу тамашаны. Шулаймы?

Зөлфәт Хәким. Ул каһарман түгел.

Римзил Вәли. Визиткасын тарата, взяткасын алмый, үзе әҗәткә акчатабып, мылтыкны сатып ала.

Зөлфәт Хәким. Әйе, ул чиста, ихлас күңелле кеше.

Римзил Вәли. Хәтта коньяк эчеп, мылтык төзәп, төнге клубтагыларны тезләндереп, сез нишлисез дип, гениаль монолог та сөйли. Миңа калса, Островский шушы җирдә спектакльне бетерер иде.

Зөлфәт Хәким. Бу спектакль кешенең чынбарлыкка бәрелүе турында.

Римзил Вәли. Синең каһарманыңның финалы авыр булды. Сатылды бит ул.

Зөлфәт Хәким. Мин финалны махсус шулай калдырдым. Кемдер аны герой итеп, сатылмыйча, төрмәгә утырттыырып калдырса, кызык булыр идеме финал?

Римзил Вәли. Әсәрдә аны утырттылар, үтерделәр дисәк, ул яңа мундир кигән, түше медаль белән тулы. Ул әйтә: “Мине начальник, шундый кыю хәзер, мин хәзер терроризм белән көрәшәчәкмен”, ди. Бик табигый хәл бит бу.

Зәлфәт Хәким. Мин шулай чынбарлыкны күрсәттем.

Римзил Вәли. Элек, Брежнев заманында прокламацияләр балконнан ыргыткан өчен кемдер өчхәрефләрдә утырган. Хәзер Илсөя Бәдретдинованың “Хәтерлисезме?” дигән җыры бар. Милли хәрәкәт белән күтәрелдек тә, хәзер кайсыларыбыз коттеджларга кереп утырды. Ягъни полковник әйтә, менә сиңа медаль, менә акча, машина, әйдә сине зурлыйбыз, пионерлар алдында чыгыш ясыйсың, ди. Олы җиһат шулдыр инде. Мәсәлән, синең әсәрең буенча Мәскәүдәге иң яхшы киностудиядә Михалков кулы белән егерме сериялек фильм төшерәбез, дисәләр син сатылыр идеңме?

Зөлфәт Хаким. Сатылмыйм.

Римзил Вәли. Казан үзәгендә Казансу буенда иң яхшы коттедж бирәбез дисәләр...

Зөлфәт Хәким. Юк-юк.

Римзил Вәли. Халык язучысы?

Зөлфәт Хәким.
Юк, кирәк түгел. Соңгы вакытта халык язучысы исемен алган кешеләр белән янәшә торасым да килми.

Римзил Вәли. Ә сиңа нәрсә кирәк соң, әйт.

Зөлфәт Хәким. Миңа җан тынычылыгы кирәк. Ә җан тынычлыгы булсын өчен, шушы нәрсәләрдәндән бөтенесе баш тартсын иде. Бөтен бәлаләребез сатылулардан килә.

Римзил Вәли. Хәзерге заманда ни милләт, ни республика тормышы турында кайгыртучы юк. Бары тик шәхси корсак турында гына уйлыйлар, дигән сорау куярга кирәк.

Зөлфәт Хәким. Дөресен әйткәндә, төп герой - авыл җитәкчесе. Чөнки гомер буе тимерче булып конкрет эшләр эшләгән кеше белән, гел өстән куштылар дип йөргән җитәкчене бәхәсләштерәм мин.

Римзил Вәли. Мондый типажларны, эчүчеләрне, көлкеләрне сәхнәгә чыгарыр өчен театры да кирәк, шушы әйберне карар өчен республикасы да кирәк.

Зөлфәт Хәким. Минем шуны әйтәсе килә, без республикабызда шундый әсәрне сәхнәгә чыгара алабыз икән, бу бик зур нәрсә. Башка республикаларда бу мөмкин булыр иде микән? Спектакльнең киләчәге ничек булыр, әйтә алмыйм. Бу театрда минем 13 спектакль куелган иде. Мин аларда нинди генә фикер әйтмәдем, нәрсәләр генә язмадым. Моның өчен бик ачуы килүчеләре дә, шатланучылар да булды. Беркем дә битараф калмады. Мин һаман да әле иҗат итәм. Бәлки, башка төбәк булса, моның өчен мөмкинлек тә булмас иде.

Римзил Вәли.
Күптән түгел сәхнәгә куелган “Мылтык” спектакле төрле карашлар һәм фикерләр уятса, бу бик табигый һәм җәмәгатьчелек өчен файдалы дияргә була. Чөнки бүгенге тормышны аңлау, аны ярату, җәмгыятьне камилләштерүдән дә кызыграк һәм мөһимрәк нәрсә бар?