Риза Фәхретдинне искә алалар

Бу көннәрдә Башкортстанда татар халкының асыл улы, күренекле галим һәм дин эшлеклесе Риза Фәхретдинне искә алу чаралары башланды.
Бу чаралар Риза Фәхретдиннең тууына 150 ел тулуга багышлана. Атаклы милләттәшне искә алу Уфадагы “Ихлас” мәчетендә дә үтте. Анда узган кичәдә Риза Фәхретдиннең галим буларак башкарган эшләре турында аеруча бай мәгълүматлар бәян ителде.

“Энциклопедик белемгә ия галимебез татар белән башкорт халыклары фәненә генә түгел, ә башка төрки халыкларның мәдәни үсешенә дә зур өлеш кертә һәм көчле йогынты ясый, - дип белдерде үз чыгышында “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм. - Дин эшлеклесе буларак та тирән эз калдыра Риза Фәхретдин. Аның дөньяви карашлы тәрбияви әсәрләре динебез ислам кагыйдәләренә нигезләнеп язылган. Аның “Җәвәмигуль Кәлим шәрхе” исемле хезмәтен Уфадагы күренекле галим Равил Үтәбай-Кәрими Ырымбурда яшәгән танылган милләттәшебез Мәдинә Рәхимкулова белән бергәләп тәрҗемә итеп, Казанда нәшер итеп тә чыгарган иде. Кыскасы, Риза Фәхретдиннең мирасын әле өйрәнәсе дә, өйрәнәсе”.

Мөхәммәт хәзрәт Галләм гыйнвар азагында Риза Фәхретдинне искә алуга багышланган тагын бер чара үтәчәген белдерде. Ике автобуста мөэмин мөселманнарны Риза Фәхретдиннең туган авылына – Татарстанның Әлмәт районындагы Кичүчат авылына сәяхәткә алып барачагын әйтеп куандырды ул. Анда Риза Фәхретдиннең музеенда булу һәм аның авылдашлары белән очрашулар каралган.