Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге рәисе Юныс Камалетдиновка 80 яшь тулды.
Бу көннәрдә Юныс Камалетдинов иҗтимагый үзәкнең республика бүлекләреннән һәм шулай ук чит җирләрдән Татарстанга кайтып төпләнергә ярдәм иткән татарлардан котлаулар кабул итә.
Юныс Камалетдинов гомеренең дүртән бере Татар иҗтимагый үзәге белән бәйләнгән. Иҗтимагый үзәкнең 1989 елның 17 февралендә узган беренче корылтаеннан бирле җитәкче-оештыручы эшләрен алып бара. Егерме ел элек татар зыялыларын, халкын үзенә җыйган үзәктән бүген күпләр читләшсә дә, Камалетдинов иҗтимагый оешмадан аерыла алмый. Калган гомеремне дә халкыма багышлармын, ди ул.
“Татар иҗтимагый үзәге үзенең эшен айсберг кебек дәвам итәргә тиеш. Айсбергның өстә башы гына күренеп тора, күп өлеше су астында. Татар иҗтимагый үзәге – шундый айсберг ул. Бозның өстендә торучы төркем бар әле. Ә су астында аның халкы да булырга тиеш. Татар иҗтимагый үзәге милли хәрәкәтнең учагы буларак алга таба да янарга, милли хәрәкәткә хәрәкәт бирергә тиеш. Татар иҗтимагый үзәгенең үзенең программасы, принциплары бар. Без әнә шулар нигезендә эшебезне дәвам иттерәчәкбез. Чөнки хәзер заманалар үзгәреп бара”, ди Юныс Камалетдинов.
2009 елның 14 мартында Татар иҗтимагый үзәгенең 20 еллыгы уңаеннан зур чара да үткәрергә җыеналар. Бу уңайдан Камалетдинов: “Хәзер юбилей корылтаена әзерләнәбез. Анда галимнәр дә катнашачак”, диде.
Һәркемгә тәэсире булган иктисадый кризис Татар иҗтимагый үзәген дә читләтеп узмый.
“Кризис турыдан-туры гади халыкка килеп бәрелә. Менә Түбән Камада гына 12 мең кеше эшсез калган. Ә һәр кешенең гаиләсе бар. Юбилей корылтае вакытында без әлеге мәсьәләрне карап узачакбыз”, дип сөйли Юныс Камалетдинов. Иҗтимагый үзәк рәисе кризис вакытында халыкка ярдәм итәргә тырышачакбыз, ди.
Юныс Камалетдинов фикеренчә, татар халкы һәрьяктан башка халыклар белән тигез булырга тиеш.
80 яшен каршылаучы Юныс Камалетдиновның тормышта төп максаты кирәкле кеше булу. 1993 елдан бирле качаклар һәм күчеп кайтучылар фондын да җитәкли. Бүгенге көндә дә әлеге иҗтимагый вакыфка ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар. Әйләнеп кайтучыларга, яки күчеп кайтырга мәҗбүр булучыларга Юныс Камалетдинов җитәкләгән фонд хокукый һәм матди яктан ярдәм итеп тора.
Юныс Камалетдинов 33 ел хәрби хезмәттә була. Полковник дәрәҗәсе алуга ирешә.
“Хәрби хезмәттә булганда да татар исемен беркемгә дә пычраттырмадым. Минем янда татарлар турында начар сүз әйтергә курка иделәр”, дип искә ала Татар иҗтимагый үзәге рәисе Юныс Камалетдинов.