Орски башкортлары ярдәм тоеп яши

Ырымбур өлкәсе башкортлары корылтае вәкилләре Уфага килде.
Кунаклар биредә бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты җитәкчеләре белән очрашты. Башка милли оешмаларда булган очрашулар барышында үзара хезмәттәшлек чаралары тикшерелде. Орскидан килгән милләттәшләр Уфада милли китаплар, дәреслекләр һәм татар-башкорт вакытлы матбугат басмаларын да алды үзләре белән алып кайтырга.

“Башкортстан ягы Ырымбурдагы милләттәшләребезне онытмый, безне соңгы елларда аеруча хәстәрләп тора”, диде Орски шәһәре башкорт корылтае рәисе Минзәлә Аккошева журналистлар белән очрашуда.

Милли хәрәкәт эшчәнлегендәге казанышлары, бихисап мәдәни чаралар оештырганы өчен, аңа яңа гына “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.