Сембердән Кирилл белән очрашу хатирәләре

Митрополит Кириллның патриарх булып билгеләнүендә аның тирән белеме дә, чын дикторларча куелган тавышы да, моңа кадәр дә чиркәүдә зур урын алып торуы да аңа көндәш юклыгын күрсәтә иде.
Сембер татарларында хәзер инде патриарх булган Кирилл белән аралашуның үз тәҗрибәсе бар.

Ирексездән, җепшеклек елларындагы аның белән бер очрашу искә төшә. Очрашу ук түгел инде – матбугат конференциясе оештырган иде ул Сембер журналистлары белән. Аңа бирелгән сораулар, нигездә, чит илләрдә праваславлар тормышына, католиклар белән мөнәсәбәтләргә кагылышлы булып чыкты. Чыгарма буларак башкачарак яңгыраган безнең сорау менә ничек куелган иде: “Көчләп чукындыру кебек явызлыклары өчен РПЦ кайчан да булса гафу үтенеп, тәүбә кылырга җыенамы?”.

Митрополит “Беркемне дә, беркайчан да праваслав диненә көчләп инандыру булмаган, һәм аңа яла ягарга ярамый”, диде. Бәхәсләшүнең мәгънәсе юк иде. Бары тик “для информации” дип, гыйбрәтле документлар күчермәләрен тапшыру белән чикләнергә туры килде. Алар 1938 елда “Соцэкгиз” нәшриятында чыккан “История Татарии в документах и материалах” дигән китаптан алынганнар иде. Гундяев әфәнде (Кириллның дөньяви исеме) ул документлар белән кызыксынганмы, укып караса да, аның башында берәр уй туганмы – безгә мәгълүм түгел.

1994 елда “Туган тел” оешмасының чираттагы корылтае Мәскәү патриархатына мөрәҗәгать кабул иткән иде. Мәгънәсе шул ук: көчләп чукындырган өчен гафу үтенүне, төрле дин тотучылар хезмәт иткән уртак армиягә праваслав руханиларын иңдерү барышында мөселманнарны да искә алуны, дөньяви мәктәпкә дә христиан динен иңдерүдән баш тартуны, телевизион эфирда праваслав динен генә түгел – ислам динен дә пропагандалауга вакыт табуны таләп итү.

Бу хатка РПЦның армия белән хезмәттәшлек буенча координация комитеты рәисе һәм шул ук вакытта РПЦның Тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге рәисе Кирилның урынбасары В. Петлюченко кул куйган җавап килгән иде. Анда “Армиядә мөселман руханиларының да хезмәт итүе мөмкинлеге өйрәнелә” дигән сүзләр дә бар иде. Җавап хаты менә ничек тәмамлана: “Төрле дин тотсак та, ватаныбыз һәм армиябез бер үк булуы - гомум максатларны тормышка ашыру - кулга-кул тотынып эшләү чараларын өйрәнүгә нигез бирә.”

Ничек өйрәнгәннәрдер инде: эш сүз белән чикләнде ул вакытта. Монысы – хатирәләр генә. Бүгенге көнгә кайтсак, Олы җыенда Сембер епархиясеннән 4 делегат катнашты. Әлбәттә инде, Сембер һәм Мәләкәс архиепискобы Прокл, ак руханилардан (монах булмаганнардан) протоиерей Виктор Казанцев, монахлардан Казан изге ана иконасы исемендәге Жадовка монастыры игумены Филарет һәм малтабарлардан Алексей Батраков.

Соңгысы Сембер каласының нәкъ үзәгендә – Гончаров урамында олуг часовня куюы белән архиепископ Проклның җанын эреткән иде. Артабан ул шәһәргә кертүче 4 юлда да шундый ук часовнялар ясап куюы белән абруй казанды. Шуның белән шәһәргә керүче һәркемне Сембер каласына 1648 елда гына нигез салынган икәненә инандырып тора. Моның чеп-чи ялган икәнен гади халык кына түгел – архиепископ Проклның үзенең дә белүенә карамастан.