Идел буе федераль округы шурасының күчмә утырышы кысаларында, түгәрәк өстәл сөйләшүе дә булды.
“Президент отель” бинасында оештырылган бу сөйләшү “Иҗтимагый палаталар һәм гражданлык институтлары үсеше” дигән темага иде. Түгәрәк өстәл сөйләшүен Русия президентының Идел буе федераль округындагы вәкилнең урынбасары Владимир Зорин алып барды.
Владимир Зорин үз чыгышында Идел буе федераль округының 14 төбәгенең 11-ендә Иҗтимагый палаталарның эшләве турында әйтте. Әле Башкортстанда бу палата оешу чорын кичерә. Ә Чуашстан республикасы белән Киров өлкәсендә бу палаталарны оештыра башлау күзаллана.
Татарстан республикасында да Иҗтимагый палата оештырылып уңышлы гына эшләп килә. Аның җитәкчесе Илгиз Хәйруллин да Уфадагы җыенда катнашты. Журналистлар белән аралашуда ул киләчәктә Иҗтимагый палаталарның абруен һәм хакимиятләргә тәэсир көчен арттыру кирәклеген әйтте.
“Әле Русиядә демократиянең башлангыч чоры гына, аның “борынлау” чоры гына. Шуңа да Иҗтимагый палаталар халык мәнфәгатьләрен хөкүмәт даирәләренә үҗәтрәк җиткерергә тиеш”, ди Илгиз Хәйруллин.
Уфадагы түгәрәк өстәл сөйләшүендә Башкортстандагы кайбер милли оешмалар җитәкчеләре дә чыгыш ясады һәм үзләре башкарган эшләр хакында сөйләде, кайбер тәкъдимнәрен җиткерде.