Татарларның дүртенче инкыйлабы - II

Дамир Исхаков һәм Римзил Вәли

Татар иҗтимагый үзәге программасын халык кайдан укый алган? Дамир Исхаков һәм журналист Римзил Вәли кайбер серләрне чишә.
Билгеле булганча, ТИҮ-нең программасы 1988 елның ноябрь айларында әзер була. ТИҮ вәкилләре аны төрле урыннарда чыгырырга тырышып карый. Әмма бер генә матбугат чарасы да бастырырга атлыгып тормый. Газета өчен текст артык озын, ә журнал редакторлары ТИҮ-дән ерак тора.

“Сөйләшә торгач, ТИҮ программасы Римзил Вәли ярдәме белән “Агитатор сүзе” журналында 1988 елның декабрь санында басылып чыкты. Аның корылтай алдыннан чыгуы бик әһәмиятле булды. Чөнки безнең халыкка таратыр әйберебез юк иде. Корылтайга делегатлар чакырырга чит төбәкләргә чыкканда, безнекеләр журналны күрсәтә иде. Ә аның башына Татарстан обкомы дип сугылган. ТИҮ әгъзаларына бу рөхсәт кәгазе кебек булды”, ди Дамир Исхаков.

Татарстан өлкә комитеты идеология бүлегенең матбугат чарасы саналган “Агитатор сүзе” журналында Римзил Вәли баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Ә журналның баш мөхәррире вазифасын бүлек мөдире Олег Морозов башкара.

“Горбачевның үзгәртеп кору елларының иң кызган вакыты иде. Олег Викторовичның вәзгыятьне үзгәртү хыялы бар иде. Иҗтимагый үзәкнең җыелышларына катнашып йөргәндә, әлеге программаны бастырырга булдым. Журнал 10 мең тираж белән ике телдә чыга иде. ТИҮ-ның программасын халыкка ирештерергә җирлек булсын өчен “Агитатор сүзе”ндә башта Наводворскаяның “Демократик союз” оешмасының платформасын бастырдым һәм әңгәмә эшләдем. Шуннан соң тагын бер милли оешманың манифестын урнаштырдым. Шулай итеп, Дамир Исхаков, Рафаил Хәкимов һәм мин катнашып төзегән программага да чират җитте. Шунда ук иҗтимагый үзәк рәисе Марат Мөлеков белән әңгәмә дә басылды. Программа исә кыскартылып платформа буларак нәшер ителде.

Бу хәл ничек килеп чыкты? Ул вакытта өлкә комитетының идеология буенча секретары Кадермәтов дигән кеше иде. Программаны бастырыр өчен рөхсәт алырга Олег Морозов Кадермәтовка кертте. Ул ике-өч урынга бу җирләре безгә ошап бетми дип, тамга салып чыгарды. Мин идарәдә бәхәсләшә-бәхәсләшә төзәтергә рөхсәт алдык. Әмма шул вакытта Кадермәтов вафат булды. Кайбер урыннарын төзәтсәгез, журналда басабыз дигәне аның соңгы сүзе булды. Бу турыда Олег Викторовичка әйттем һәм ул ризалык бирде. 30 мең чамасы өстәмә тираж да бастырып чыгардым. Аларны иҗтимагый үзәк таратты. Шуннан соң миңа төрле обкомнардан, мәсәлән Чиләбедән һәм башка җирләрдән, ничә кеше җибәрик, нинди кызыклы чара үткәрәсез икән дип, шалтырата башладылар”, ди Римзил Вәли.

Дамир Исхаков исә Олег Морозов белән университетта бер вакытта укый. Бер-беребезне бик яхшы белә идек, дип искә ала ул.

“Ул минем бүлмәдә яшәүче Лёня Сламедов янына килеп йөрде. Идеология секретаре булып Кадермәтовның булуы да яхшы булды. Чөнки ул эшчеләр сыйныфы вәкиле иде. Үзгәртеп кору еллары бару сәбәпле, алар безгә, бигрәк тә әлеге шәхес, безгә элеккеге гадәтләр белән карамады”, ди Дамир Исхаков.

ТИҮ корылтае алдыннан оештыру эшләрен җайга салу кыен була. Сиксәненче еллар ахырында демократия башланып китсә дә, демонстрацияләр, митингларның башланып кына килгән чагы була.

“Татар иҗтимагый үзәге корылтаена әзерлек барганда, халык әле урамга чыгарга күнекмәгән иде. Шуңа күрә халыкны бергә җыю мәсьәләсе килеп туды. Моңа корылтайга делегатлар чакыру өчен башка төбәкләргә чыкканда, анда яшәүче татарларның нинди дә булса җирле оешмалары булу ярдәм итте. Алар барысы да фольклор үзәкләрдән оеша. Кая гына барма, оеткысы барлыкка килгән урын булды. Корылтайга әзерлек эшләрен алып баручылар кем янына барасын белеп чыгып киттеләр, ягъни ул вакытта элемтәләр урнаштырыла башлаган була инде”, ди Дамир Исхаков.

Корылтай үткәрергә кемнәр ярдәм иткән?

Билгеле, корылтай уздыру өчен акча кирәк. Милли хәрәкәткә ярдәм кулы сузучылар да булмый калмый. Компрессорлар заводы җитәкчесе Әхмәт Галиев әлеге эшкә бик зур акча кертә. Җырчылар Вафирә Гыйззәтуллина, Гөлзада Сафиуллина да концертлар үткәреп, җыелган акчаларының бер өлешен корылтай чыгымнарына күчерә.

“ТИҮ үзәге рәисе Марат Мөлековны аерым атап китәргә кирәк. Оештыру эшләрендә зур мәсьәләләрне ул чиште. Аңа гел обкомга йөрергә, сөйләшүләр алып барырга туры килде”, диде Дамир Исхаков.

Мәскәүдән тикшерү килеп төшә

ТИҮ кешеләренең корылтай алдыннан читкә чыгуларын төбәкләрдәге җитәкчеләр яратып бетерми. Татарстан безнең эшкә тыгыла, кешеләр килеп монда бутап йөри дип өлкә комитетына хат та язалар. Шуннан соң бу эшне Мәскәүдән Аркадий Солодовников тикшерергә килә.

“Ул Татарстан һәм Башкортстанның милли эшләренең кураторы иде. Солодовников бөтен кәгазьләрне укыганнан соң Рафаил Хәкимов белән икебезне “Татарстан” кунакханәсенә чакырды. Аның белән ике сәгатькә якын сөйләшү булды. Ул татар-башкорт мәсьәләләрен, үзебезнең эчке эшләрне дә тикшерде. Без аңа барысын да яшермичә сөйләдек. Безгә исә ул кадәр нык басым булмады. Корылтай үткәч безнең өлкә комитет тарафыннан гына бер басым булды. Әмма аннан соң сәяси тормыш бөтенләй үзгәреп китте. 1989 елда сәяси көрәш башланды”, ди галим.

КПССның ТИҮ-гә сагаеп каравын Римзил Вәли дә хәтерли. Татарлар яшәгән өлкәләргә шул айларда Мәскәүдән яшерен хат килеп төшүе билгеле булды, ди ул.

“Анда Татарстанда милли оешма барлыкка килүе әйтелә. Ул оешма СССРның башка төбәкләренә үтеп кереп, үзенең тәэсирен ясый, диелә. Шуңа күрә милләтчел хәрәкәтнең тәэсирен башка төбәкләргә үткәрмәү һәм төбәкләрдәге татарларның Татарстанга басымына юл куймаска дигән максат куела. Шул ук фикерләр Тишковның материалларында да күренгән иде”, ди ул.

Корылтайны кем оештыра?

Кайвакыт корылтайны обком оештырды дип тә әйтәләр. Ул чынлыкта алай булмады, ди Дамир Исхаков. Әмма обком әлеге хәрәкәтне күпмедер дәрәҗәдә үз кулына алган. Аның каравы, иҗтимагый хәрәкәт белән хөкүмәт берләшеп китә.

“Без аның белән бергә-бергә хәрәкәт итәргә тырыштык. Мисал өчен, республика дәрәҗәсен алу, икътисад мәсьәләләре уртак максатыбыз булды. Хәтта без хөкүмәтне үзебезнең якка авыштырдык. Әмма ул кызык булып авышты. Өлкә комитетында иске фикерле кешеләр һәм иҗтимагый үзәк яклылар калды”, ди Дамир Исхаков.

Шулай итеп, җитәкчелектә татар җанлы кешеләр булганга, түрәләр икегә аерыла. Татар иҗтимагый үзәге нәкъ менә шул вакытта татар халкының һәм Татарстанның язмышына тәэсир итәрлек юлга чыга.