Конгресс Обама чыгышын көтә

Бер ай элек вазыйфасна керешкәннән бирле бу Обаманың Конгресста беренче чыгышы булачак. Гадәттә президентлар андый беренче чыгышында алдагы 4 елда нәрсә эшләргә җыенганы һәм Конгресстан нәрсә таләп ителәчәге турында сөйли.

Американ халкын бүген икътисади кризистан да ныграк борчыган әйбер юк. Обама шушы өлкәдә күрәчәк чараларга басым ясар дип көтелә. Дүшәмбедә киләсе ел бюджеты турыда сөйләгәндә ул шуңа ишарә итте.

"Быел, шушы буджет кысаларында финанс җаваплылыкка таба мөһим адымнар ясалса да, бу әле башы гына. Алдагы елларда күптәнге мәсьәләләрне хәл итү өчен тагы да катырак чаралар күрергә кирәк булачак."

Андый чаралар, чынлап та, күп кирәк булыр сыман. Дүшәмбедә Американың кыйммәтле кәгазь базары соңгы 12 елда иң түбән дәрәҗәгә төште. Инвесторлар борчыла. Банк системы һаман да ныклап эшләп китә алмый.

Кредитларның иминиятен тәэмин итүче эре ширкәтләр һәм банклар ныклап эшли башлар алдыннан хөкүмәттән тагы да күбрәк акча сорый.

Әйтик, иң олы иминият ширкәте саналган AIG төркеме 150 миллиард доллар ярдәм алуга карамастан, тагын берничә дистә миллард өчен сатулашулар алып бара. Ширкәт җитәкчеләре финанс кризистан килгән зыян башта санаганнан да зуррак булып чыкты, ди. Акча бирә торгач, хөкүмәт ширкәтнең инде 80%-на ия булды.

Citigroup төркеме шулай ук мөшкел хәлдә. 40% хиссә хисабына хөкүмәттән өстәмә ярдәм алу турында сөйләшүләр алып бара.

Машина җитештерүче General Motors һәм Chrysler ширкәтләре хөкүмәттән алган 17 миллиард долларга өстәп, тагын 22 миллард сорый.

Бу саннар, ярдәм програмы кабул ителүгә карамастан, Америка икşтисадының һаман да аска тәгәрәвен күрсәтә.

787 миллиард доллар күләмле бу програмда федерал чыгымнарны киметү, кече эшкуарлык салымнарын вакытлыча төшерү кебек чаралар каралган. Максат – 3.5 миллион эш урыны булдырып, кешеләрнең кулына күбрәк акча бирү. Алар тавар сатып ала башлап, икътисадка җан өрсен өчен.

Бу програмның нәтиҗәсе булырмы, әйтүе кыен. Обама вакыт сузмаска тырыша. Киләсе максат итеп 1.2 триллион доллар бюджет дефицитын 4 ел эчендә кимендә яртыга киметергә җыена. Байларның салымын арттыру һәм Гыйрактан гаскәр чыгару хисабына.

Бу мәсьәләгә ул атнакич көнне Конгресста 2010 ел бюджетына багышланган утырышта кабат кайтыр дип көтелә.

Конгрессны күндерү чиңел булмаячак. Андагы республиканнар Обама планына бертавыштан диярлек каршы чыга.

Үз карарын үткәрер өчен Обама халыкта казанган абруен кулланырга тырышачак. Аның абруе һаман да югары булып кала. Фикер белешүләргә караганда ул инде Гайсә пәйгамбәрне дә узып киткән.