Башкортстаннан элекке сенатор ИгорьИзместьевның адвокаты Сергей Куземин Русия прокуратурасының тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать юллаган.
Әлеге мөрәҗәгатьнең күчермәсен ул “Регнум” мәгълүмат агентлыгына да җибәргән. Аннан күренүенчә, адвокат әфәнде былтыр декабрь аенда Башкортстан президенты сак хезмәте бүлмәләрендә табылган беркайда да теркәлмәгән шартлаткычларны һәм 2003 елда Уфада бер машинаны шартлаткан җайланманы чагыштырып карауны таләп итә.
Исегезгә төшерәбез, 2003 елда, Башкортстан президентын сайлаулар алдыннан, Уфа үзәгендә республика президенты улы Урал Рәхимовның сак хезмәте джип машинасы шартлатылган һәм анда ике сакчы һәлак булган иде. Шул җинаятьне оештыруда хокук саклаучылар элекке сенатор Игорь Изместьевны шикләнә. Ул исә үзе моны һәм үзенә тагылган башка гаепләрне кискен кире кага. Әле аның адвокаты да Башкортстан президенты сак хезмәте биләмәләрендә табылган шартлаткычка өстәмә экспертиза ясалса, Изместьев әфәндедән шикләр алыначак һәм бу җинаятьне чынлап та кылган кешеләрне ачыклау мөмкинлеге туачак, дип белдерә.
Узган елның декабрь аенда Башкортстан президенты сак хезмәте бүлмәләрендә бернинди теркәлү үтмәгән шартлаткычлар, патроннар һәм башка хәрби кирәк-яраклар табылган иде. Хәзер шул сак хезмәте идарәсе башлыгына җинаять эше ачыла. Аңа 4 ел төрмә җәзасы чыгарылырга мөмкин.