Татарстан фәннәр академиясе президенты Иранга барып ике килешү имзалап кайтты. Тиздән ул Тәһранда Татарстан технологиясе нигезендә эшләячәк корылма ачылышында катнашачак.
Икътисади кризис заманында Тәһраннан керәчәк акча Татарстан фәнни институтларына зур ярдәм булачак. Иранда нефть өлкәсендә тикшеренүләр уздыру өчен Татарстан фәннәр академиясе Ирандагы Әмиркәбир технология университеты белән килешү имзаланган. Анда катнашкан Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров әйтүенчә, академиянең 17 еллык тарихында бу беренче шундый күренеш.
“Иран республикасы Татарстан фәннәр академиясе белән турыдан-туры ике килешү төзеде. Аның уртак бәясе – 450 мең евро (20 миллион рубль тирәсе)”, диде Мазһаров.
Аның сүзләренчә, Иранның нефть министрлыгы технология университетына тикшеренүләр уздыруга шактый акча бүлгән һәм бу эшкә чит ил фәнни институтларын да җәлеп итәргә кушкан. Һәм Иран университеты Татарстанны сайлаган.
“Әлеге эшне Бөгелмә ТатНипи, углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты, КХТИ, Арбузов исемендәге химия институты алып барачак. Чөнки Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев барлык институтлар академия канаты астында эшләргә тиеш диде. Шуңа без аларны оештырырга, эш табарга, килешүләр төзеп аларны таратырга бурычлы”, ди Мазһаров.
Ираннан киләчәк акчаның барысы да диярлек Татарстандагы фәнни институтларга биреләчәк. Бары 5%ы гына фәннәр академиясенә кала.
“Бу кешеләргә өстәмә эш тә һәм хезмәт хакы да дигән сүз”, диде фәннәр академиясе белән беррәттән углеводород чималы фәнни институты җитәкчесе дә булган Мазһаров.
Әйтергә кирәк, углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты Иран белән күптәннән хезмәттәшлек итә. 2002 елны 800 мең долларга беренче килешү имзаланган иде.
“Шул килешү нигезедә, алар төрле җайланмалар төзеде һәм аны бергәләп эшләтеп җибәрдек. Моннан тыш Фарсы култыгында Харк дигән утрауда нефть-газ чыга торган зур терминал бар. Шунда газ эшкәртү корылмасында чыга торган пропан, бутан, бензинны чистарту өчен безнең технология нигезендә, яңа ширкәт төзелә. Бер айдан мин әлеге корылма ачылышына барам. Бу бик зур проект. Чөнки ул эшли башлау Татарстанга күп заказлар алып киләчәк”, ди Мазһаров.