Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры үз тамашачыларын яңа премьера белән сөендерә.
Милли театр бу юлы чит ил әсәренә мөрәҗәгать итте. Күренекле инглиз драматургы Рей Куниның киң билгеле “Таксист” әсәрен сәхнәләштерде нурлылар. Бу пьеса чит илләрнең дә, Русиянең дә дистәләрчә театрында куела килде. Менә “Нур” татар театры да, аңа милли төсмерләр өстәп, үзендә тәҗрибә ясарга булды.
Яңа спектакльне сәхнәгә яшь режиссер Гүзәл Әбүшахманова куйган. Төп рольләрне Резедә Фәхруллина, Рөстәм Салихов, Айгөл Габдуллина, Айрат Фатыйхов, Марат Хәсәнов һәм башка артистлар башкара.
Премьераны театр сәнгатен сөючеләр шушы шимбә һәм якшәмбе көннәрендә күрә алачак.