“Яңа татар пьесасы-2008” җиңүчеләре билгеле

“Яңа татар пьесасы-2008” бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды. Җиңүчеләрнең исемлеге Г.Камал исемендәге академия театрында Халыкара театр көненә багышланган кичәдә игълан ителде.
Менә инде алтынчы ел рәттән драматургия өлкәсендә “Яңа татар пьесасы” премиясенә бәйге уздырылып килә. Әлеге бәйге бүгенге көн татар драматургиясен популярлаштыру һәм аңа яңа авторлар җәлеп итү, шулай ук яңа драматургия әсәрләре эзләү һәм татар театрлары өчен пьесалар җыелмасын тулыландыру максатыннан оештырыла.

“Яңа татар пьесасы-2008” бәйгесендә беренче урынга, “Туганнар-тумачалар” пьесасы өчен, яшь драматург Илгиз Зәйниев лаек булды. Татарстан президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды премиясен дә яшь драматург алды.

Икенче дәрәҗә премиягә Шәкерт тәхәллүсе белән “Ай без идек, без идек...” пьесасын тәкъдим иткән Зөләйха Минһаҗева ия булса, өченче дәрәҗә премия “Татарча өйләнү” пьесасы өчен, Тылмачка (Ркаил Зәйдулла) бирелде.

Узган ел «Яңа татар песасы» бәйгесендә яшь авторлар игътибарын җәлеп итү максатында яңа наминация булдырылган иде. Ул 35 яшькә кадәрге яшь драматурглар өчен күренекле драматург Туфан Миңнуллин премиясе. Быел бу бүләккә “Без үскәндә биш кыз идек” пьесасы өчен Яшел алма (Дилә Мөхәррәмова) ия булды.

Быелгы конкурста да балалар өчен язылган әсәрләр тәкъдим ителүен билгеләп үтәргә кирәк. Бүре псевдонимы белән “Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса” номинациясендә драматург Туфан Миңнуллин бүләкләнде.

Татарстан мәдәният министрлыгы бүләге исә Әхмәт Гали исеме белән имзаланган “Сәйдәш вальсы” пьесасы өчен, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, үзе дә пьесалар язучы, аларны сәхнәгә куючы Фәнәвил Галиевкә бирелде.

Быелгы бәйгедә янә дә бер номинация өстәлгән. Ул “Иҗади эзләнү яки башка формат” дип атала. Әлеге номинациядә “Җыен” фонды призына Газиз псевдонимы белән “Аэропорт. Кораб” пьесасын тәкъдим иткән Сөмбел Гаффарова лаек булды.

Тантана ахырында чираттагы “Яңа татар пьесасы” бәйгесе игълан ителде. Бәйге шартларында бернинди дә чикләүләр юк диярлек, бары тик пьесса татар телендә иҗат ителгән һәм бер тапкыр да сәхнәдә куелмаган булырга тиеш.