Уфада җомга көнне “Кузеев укулары” дип исемләнгән икенче халыкара гыйльми-гамәли конференция булып үтте.
“Этнос, җәмгыять, цивилизация” дип аталган бу җыенда катнашу өчен, Кытайдан, Мисырдан, Казакъстаннан һәм Русиянең егермедән артык төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан да күп кенә күренекле галимнәр килде. Татарстаннан Дамир Исхаков җитәкчелегендәге 8 галимнән торган төркем килде Уфага.
Халыкара җыен Башкортстанда яшәп, күренекле фәнни хезмәтләре белән бар дөньяга танылган татар галиме Раил Кузеевның тууына 80 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Конференцияне ачу тантанасында чыгыш ясаучылар, Раил Кузеевны Башкортстанда һәм Русиядә генә түгел, ә бар төрки дөньяда үзенең бихисап яңа ачышлары һәм тынгысыз эшчәнлеге белән лаеклы танылу алган зур галим һәм үзенчәлекле шәхес, дип бәяләде.
Пленар утырышта да, секцияләр эшендә дә археология һәм этнография өлкәсендә танылган атаклы галимнәр чыгышлары тыңланды. Җыенга әзерләнгән докладлар һәм чыгышлар аерым китап булып нәшер ителәчәк.