“Звезда Поволжья” газетына тимәгез!

Казанда урыс телендә нәшер ителүче “Звезда Поволжья” газетына ябылу куркынычы яный. “Шовинистлар! “Звезда Поволжья”дан кулыгызны алыгыз!” дигән шигарь белән милли хәрәкәт пикет оештырды.
Әлеге каршылык чарасын Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге уздырды. Милли мәсьәләгә шактый зур урын биргән “Звезда Поволжья” газетына матбугатны күзәтү үзәге ике тапкыр кисәтү ясаган. Газетның мөхәррире Рәшит Әхмәтов сүзләренчә, кисәтүләр иминлек хезмәте соравы буенча эшләнгән.

Мөхәррир фикеренчә, канун нигезендә газетка ике шелтә белдерелсә, аны ябып куярга да мөмкиннәр. Милли хәрәкәт вәкилләре исә “Звезда Поволжья” газетын чыгаруны тыюга юл куймаячакбыз диләр. Чөнки “Звезда Поволжья” Русиянең милли сәясәтенең асылын фаш итә торган бердән-бер газет, дигән фикердә пикетчылар.

Галишан Нуриәхмәт белдерүенчә, “Звезда Поволжья” газетына чынлап торып һөҗүм башладылар.

“Бездә хәзер чыннан да фашистик империяның хәрәкәтләре бара. Халыкларны бетерү эше башкарыла. Татарның радиосы бетте, телевидениесе юк. Такмак биегәнне күрсәтә торган телевидение – телевидение түгел ул. Ә инде хәзер башкалары белән “Звезда Поволжья”ны да япмакчылар. Без бүген пикетка аптыраганнан чыктык. Чөнки милли хәрәкәт турында “Звезда Поволжья”дан башка язучы газетлар юк”, ди Галишан Нуриәхмәт.

“Звезда Поволжья” газетасына беренче кисәтү 2008 елның декабрендә әйтелгән. Маликовның татар халкы язмышы турында уйланулары һәм Фәүзия Бәйрәмованың “Татар халкына мөрәҗәгате” күз уңында тотылган. Икенче шелтә бу елның апрель аенда белдерелгән. Чираттагы гаепләүгә Зөлфия Кадыйрның “Матрица” исемле язмасы сәбәпче була. Тикшерүчеләр әлеге язманы милләтара ызгыш чыгара ала дип бәяләгән.

Галишан Нуриәхмәт әйтүенчә, “Матрица” язмасы басылуга ук иминлек хезмәткәрләре редакциягә килеп гауга куптарган.

“Зөлфия Кадыйрны Америка шпионы, ул Америкадан шуның өчен махсус кайткан, дип әйткәннәр. Моны алар берсүзсез исбатлый ала. Хәзер теләсә кайсы гаепсез кешене тотып, “америка, япон шпионы”, дип 1937 елдагы кебек утыртып куеп була. Бүген яшьләрне шулай кулга алу бара. Зөлфия Кадыйрга бәйләнүләре аның Фәүзия Бәйрәмова кызы булганы өчен дә эшләнә. Яшьләрне милли хәрәкәттән нинди юллар белән булса да аерырга тырышалар”, ди ул.

Галишан Нуриәхмәт пикетка киләсе яшьләрнең кәрәзле телефоннарына куркытып хатлар килүен дә искәртә.

Марат Мөлеков исемендәге иҗтимагый үзәк рәисе Юныс Камалетдинов, милли мәсьәләләр белән бәйләп “Звезда Поволжья” газетын да, иҗтимагый үзәкне дә пычратып калдырырга теләүләрен әйтә.


“Звезда Поволжья” тирән фикер йөртә торган газет. Башка газеталар дөреслекне аның кадәр бирә алмый. Татар халкы язмышы, бүгенге хәле турында “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Республика Татарстан” газетларында андый фикерләр юк. “Звезда Поволжьяе” иң демократик карашлы газет. Аның кебек газет Татарстанда гына түгел, Русиядә дә юк”, ди Юныс Камалетдинов.

Галишан Нуриәхмәт исә милли хәрәкәт вәкилләренә, милли темаларны яза торган газетларга кисәтүләр ясауларын Милли мәҗлеснең эшчәнлеге белән дә бәйләп аңлата.

“Татар халкын берәү дә якламагач, аларның уйлары чит илгә чыгып бәйсезлек турында сүз кузгату иде. Шуннан соң Милли мәҗлескә каршы эш башланды. “Ватан” фиркасе Миначевның ярдәмчесен куркытып Чаллыга да алып килгәннәр”, ди ул.

Галишан Нуриәхмәт татар газетларының тиражы кимүне дөреслекне язмаудан да күрә.

“Башка татар газетлары иләктән иләп, язаргамы, язмаскамы, дип кенә әйтәләр. Татар мәктәпләре ябыла торгач, хәзер татарча матбугат укучы аз. Татар газетларынң 15, 10, 5 мең данә белән нәшер ителүләре кеше көлкесе. Ул бер авыл халкы укый торган сан гына бит.

Заманында “Азат хатын” журналы бер миллионга якын чыгарыла иде. Ә хәзер “Сөембикә” журналының тиражы 5 меңгә дә тулмый. Дәүләтнең милли сәясәтен яза торган бердәнбер газета калган иде. Аны да ябарга тырышалар. Чөнки дөреслек күзгә керә, күзне тишә”, дип белдерде милли хәрәкәт вәкиле.

Милли хәрәкәт газетны яптырмас өчен киләчәктә дә пикетлар оештырып торырга җыена. Газетның нәшире Рәшит Әхмәтов тә милли җәмәгатьчелек газетка теләктәшлек белдерүен әйтә. Чөнки бүген “Звезда Поволжья”ны, ә иртәгә башкаларын да ябып куярга мөмкин, хәзер шундый заман, ди пикетчылар.