Үзәк Азиядә шәхес шөһрәте

Үзәк Азиядә президент сурәтләрен һәр урында күреп була

31 май якшәмбе көнне Төркмәнстанда ел саен үткәрелә торган Келәм көне үтте. Ашгабад күргәзмәсендә кулдан тукылган келәмнәр күрсәтелде. Иң зур һәм иң матур итеп бизәлгән келәмдә президент Корбангули Бирдемөхәммәдов сурәте төшерелгән.

Илнең элекке президенты Сапармурат Ниязов үз вакытында шәхес шөһрәте булдырды, аның сурәтләрен һәр почмакта күреп була иде. Яңа җитәкче килгәч вазгыять әллә ни үзгәрмәде. Гәзитләрнең беренче битендә, трамвай-троллейбус сыртларында хәзер Корбангули Бирдемөхәммәдов сурәтләре.

Корбангули Бирдемөхәммәдов сурәте төшерелгән келәм

Бу күренешне Үзәк Азиянең һәр илендә күзәтеп була. Илбашының фотосурәтләре, һәйкәлләре, алар әйткән сүзләр язылган шигарләр. Китап кибетләрендә затлы итеп нәшер ителгән китаплары. Дәүләт каналларында соңгы сәфәрләре, очрашулары йә нотыкларыннан башланган соңгы хәбәрләр.

Шушы чамадан тыш "төчеләнү" кайбер җитәкчеләренең үзләренең дә күңелен болгата башлаган ахырсы. Таҗикстанда президент Имомали Рахмонны хөкүмәт рәсмиләре "галиҗәнап" дип йөртә. Күптән түгел ул рәсмиләргә диварлардан үзенең сурәтләрен алып атырга кушты.

Дүшәнбедәге журналист Хиронша Шәриф сүзләренчә, президентның бу әмерен үтәү нәтиҗәсендә, башкала урамнарында реклам такталары шәрә калган. Ләкин, бу сурәтләр тиздән кире кайтачак, дип саный ул:

"Таҗикстан президенты бу мәсьәләне беренче тапкыр күтәрми. Ул элек тә үзенең исемен, сурәтләрен, цитатларын чамадан тыш кулланмаска өндәгән иде. Барысы да онытылды, бу юлы да шулай булыр."

"Нурлаштыру" галәмәте

Казакъстанда президент Нурсолтан Назарбаев исемен куллану уңыш билгесе санала ахырсы. Күп кенә банк, ширкәт, клуб исемнәре "нур" сүзенә башлана. Фергана.ру интернет сәхифәсе барлыгы 2 меңләп шундый ширкәт барын ачыклаган.

Атамаларны "нурлаштыру" галәмәте сәясәткә дә үтеп кергән. Президент тарафлы партиянең исеме Нур-Отан дип атала.

Назарбаевка куеласы һәйкәл өлгесе

Алай гына түгел, күптән түгел бер төркем казакъ рәсмиләре һәм эшкуарлары һава аланына президент исемен бирергә тәкъдим итте.

Казакъ Каганаты дип аталган бер хосусый вакыф киләсе елга, Нурсолтан Назарбаевның 70 еллыгына, 330 мең долларлык һәйкәл коярга җыена.

Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов үзенең "әдәби тәккәбберлеге" белән танылган. Аның китаплары 30 миллионнан артык данәдә басылган. Гади кешеләр бу китапларны "укырлык түгел" дисә дә, алар уку програмнарына кертелгән.

Таҗикстандагы сәясәт белгече Хикмәтулла Сәйфуллазадә сүзләренчә, Үзәк Азиядә шәхес шөһрәте сәяси тормышның аерылгысыз өлешенә әйләнгән. Ләкин, җиткчеләрнең мондый кыланышы аларның үзләренә файдага түгел, ди ул:

"Ил буйлап сәяхәт иткәндә, бу турыда еш ишетергә туры килә. Кешеләр җитәкчеләргә шуны җиткерергә сорый: аларның мондый кыланышлары аларны бизәми, киресенчә, абруйларын төшәрә генә."

Белгеч сүзләренчә, әгәр президентлар халыкның чын ихтирамын казанырга теләсә, алар шөһрәт артыннан кууларын туктатырга тиеш. Бу эштә чама дигән әйбер бетә башласа, халык җитәкчесеннән көлә башлый.