Казанда быелдан ислам инвестиция ширкәтен эшләтмәкчеләр

Казанда ислам инвестиция ширкәтен төзү турында килешү имзаланды. Аны инде быел ук эшләтеп җибәрмәкчеләр.
Шәригать каннунарын бозмыйча табыш алу, керемнәрне арттыру турында соңгы елларда Татарстанда еш сөйләшәләр. Бу максаттан республикага чит илләрдән шактый гына кунаклар да килә. Аеруча да Малайзия, Кувәйттән.

Әле күптән түгел генә төрле банк хезмәткәрләре өчен укулар узган иде. Анда ислам банкингы нечкәлекләре турында сүз барды. Ислам илләрендәге банкларның кризис вакытында зыян күрмәүләре, Русия банкы хезмәткәрләрен ул чакта аптырашта калдырды.

Әмма элекке чараларның барысы да диярлек әлеге өлкә белән кызыксынучылар, аерым алганда “Линова” финанс ширкәте тарафыннан үткәрелде.

Казанда бу көннәрдә оештырылган “Ислам бизнесы һәм финанслары” җыены исә зуррак күләмдә узды. Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Русиянең Ислам конференциясе оешмасындагы илчесе Камил Исхаковның катнашуы да инде хакимият тарафыннан бу өлкәгә кызыксыну барлыгын күрсәтте.

Гомумән чарага Британия, Франция, Нидерланды, Люксембург, Согуд Гәрабстаны, Гарәп Әмирлеге, Бәхрәйн, Кувәйт, Кытай, Малайзия, Гонконг, Төркия, Индонезия, Пакыстан, Катар һәм элекке советлар берлегенә кергән илләрдән ширкәт вәкилләре килгән иде.

Нәкъ алар катнашлыгында Казан шәһәрендә Русия күләмендәге ислам инвестиция ширкәтен төзү карарына киленде. Әлеге килешүне Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Согуд Гәрабстаныннан ислам тәрәккыять банкының хосусый эшмәкәрлекне үстерү бүлеге ислам берләшмәсе башлыгы Хәлед әл-Әбүди имзалады.

Русия күләмендә оештырылса да, Халед әл-Әбүди сүзләренчә, инвестиция ширкәтенең төп бинасы Казанда урнашачак. Анда ислам берләшмәсенә кергән 46 илнең төрле ширкәтләре, ә Русия ягыннан дәүләт һәм хосусый оешмалар керә.

Линар Якупов
Әлеге җыенны оештыру комитеты рәисе, “Линова” ширкәте башлыгы Линар Якупов яңа ширкәтнең керемнәре бик тиз артыр, дип исәпли. Чөнки ислам берләшмәсенә Бәхрәйн, Кувәйт, Согуд Гәрабстаны һәм башка шактый бай дәүләтләре керә. Оешманың беренчел кертемнәре исә 5 миллион долларны тәшкил итәчәк.

Чит илдән килгән кунакалар Русия кануннарын бик белеп бетерми, күрәсең. Хәлед әл-Әбүди оешма инде ел беткәнче үк барлык инвесторларны тиз арада җыеп, эшне башлап та җибәрер, дип белдерде. Ләкин күпләр аның тиз генә эшләп китәчәгенә шикләнә.

Әлбәттә ислам илләре вәкилләрен акча кертәчәк Русиянең үсеше, акчаның тотылачак тармаклары кызыксындыра. Шуңа беренче чиратта аларны Русия ширкәтләренең перспективалары, илнең үсеш алган яклары белән таныштырдылар.

Татарстан премьер-министры Миңнеханов сүзләренчә, бизнесны Көнбатыш тәртипләре белән алып барырга ияләшкән илләр өчен, ислам икътисады бөтенләй яңа өлкә. Бу Русия өчен дә шулай. Шуңа әлеге ширкәт уңышлы эшләп китә алырмы, бу әлегә сорау булып кала.