Казанда тынычлык урнашты

Урыс матбугаты “Тынычлыкның яратылышы” (“Сотворение мира”) фестивален Татарстан башкаласы Казанда дип кенә түгел, ә татар мәркәзендә үтте дип яза.

Оештыручылар сүзләренә караганда, чарага 200 меңнән артык халык җыелды. Фестивальдә 14 илдән барлыгы 25 төркем катнашты. “Тынычлыкның яратылышы” шушы көннәрдә генә вафат булган Майкл Джексонны искә алудан башланды. Һавага ак һәм кара төстәге 200 шар очырылды.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, фестиваль бәла-казаларсыз гына үтеп киткән. Икътисади кризис аркасында, фестивальнең бюджеты өчтән алып, миллион ярым долларга кадәр кыскартылган.

Чарага җыелучыларның барасы да диярлек яшьләр иде. Алар биеде, сикереште. Кәефне тагын да күтәреп җибәрү өчен сыраханәләр дә якында гына урнашкан иде.

“Тынычлыкның яратылышы” фестивалендә бары тик бер генә байрак – Русиянеке генә җилфердәп торды. Ни сәбәпледер Татарстанныкы күренмәде. Өстәвенә, халыкка Татарстан байрагын сатып алырга мөмкинлек булмады. Ә Русиянекен күпме телисең, шуның кадәр алып була иде.

Дөрес, кечкенә генә Татарстан әләмнәре дә сатылды, әмма аларны алучы булмады. Сатучылар сүзләренчә, Татарстан байрагын махсус ясамыйлар икән. Бары тик кулдан гына тегәбез, диде алар.

Җыелган халыкны Казан мэры Илсур Метшин һәм фестивалнең президенты Андрей Макаревич та тәбрикләде.

Илсур Метшин булмаса, фестиваль узмас иде


Метшин борынгы Казан Кирмәне янында, 1000 еллык Казанда, кояшлы Татарстан җиренә кунаклар килүнең матур гадәткә әйләнеп баруын искәртте. Мэр фестивальгә җыелучыларны яшьләр көне белән дә тәбрикләде. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең сәламен дә ирештерде.

Фестивальнең президенты Андрей Макаревич сүзләренчә, “Тынычлыкның яратылышы” фестивален оештыручылар арасында Макаревич үзе, Сергей Миров, Саша Чепарухин булмаса, фестиваль башкача узар иде. Ә Илсур Метшин булмаса, фестиваль бөтенләй үтмәс иде.

“Вести” каналы фестивальдән сәясәт эзли

“Тынычлыкның яратылышы” фестивален Мәскәүнең “Вести” каналы да күрсәтте. Урыс каналы халыкның бер мәйданга бары тик музыка тыңларга җыелуын, бер нәрсә дә сорамавына басым ясады.


Казанда узучы халыкара рок фестивале бер елдан яңадан бөтен дөньяга зур сәясәттән бөегрәк әйберләрнең булуын тагын да исбатлар, дип сөйләде алар.


Әйткәнемчә, фестиваль Казан Кирмәне янында, Кол Шәриф мәчете астында узды. “Вести” каналы Казан Кирмәненең заманында зур сугышлар күргәлеген дә искә алды. Ә фестивальгә җыелучы халыкны зур армия белән чагыштырды.

“Тынычлыкның яратылышы” фестивалендә альтернатив татар җырчысы Мубай да катнашыты. Шул ук “Вести” каналы исә Мубайны берәүгә дә билгеле булмаган татар җырчысы дип атады. Мубай җырлаган вакытта халык та артык хисләнмәгән икән.

Билгеле, моның үз сәбәпләре бар. Чөнки Мубай көннең иң кызу вакытында җырлады.

Әлмирә Әдиятуллина тынычлык таба алмый

“Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Әлмирә Әдиятуллина башта ук “Сотворение мира” фестивален Кол Шәриф мәчете янында уздырмас өчен җитәкчеләргә хатлар язды, матбугатта чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, чит илләрдә тарихи урыннарда күңел ачу чаралары оештырылмый.

“Тынычлык өчен көрәшәбез дигән булып, җитәкчеләр данга төренергә тели. Татар халкы тынычлыкны әллә кайчан төзеп куйды. Ул мәңге берәү белән дә низагка кермәячәк”, ди ул.

Яшьләр фестивальне күзәтә

Әлмирә Әдиятуллина “Тынычлыкның яратылышы” фестиваленең Казанда оештырылуын инде болай да битарафланган халыкны тагын да бетерергә маташудан күрә.

“Татар, син йокла, без ни телибез, шуны эшлибез дигән уй белән хәрәкәт итәләр. Татарстанда Русия халкы гына яши дияргә телиләр. Шуңа күрә халыкны уятыйк, халыкның милли аңын хәрәкәткә китерик! Татар халкына мин халык бит дигән хисне ничек кайтатырга икән?”, ди Әлмирә Әдиятуллина.

Аның сүзләренчә, алар чатырлар корып фестивальне оештыруга каршылык күрсәтергә дә теләгән. Ләкин бу адымга бармаганнар. Чөнки кисәтеп шалтыратучылар да булды, ди Әдиятуллина.

Казанга төнге 12-дә генә тынычлык иңде

“Тынычлыкның яратылышы” фестивале 10 сәгать дәвам итте. Ахырда бөтен чыгыш ясаучылар да бер сәхнәдә Джон Ленонның «All you need is love»… җырын башкарды. Фестиваль, Кол Шәриф мәчете манараларыннан да биегрәк атылган, 100 салют белән тәмамланды.