Сурков кыйбласын үзгәртәме?

Кремльнең төп идеологы саналган Владислав Сурков күләгәдә калырга яратса да, соңгы вакытта аның исеме еш телгә алына башлады. Cурковның либеральләшүгә йөз тотуы ни белән бәйле?
Русия президенты идәрә башлыгының беренче урынбасары Сурковның белдерүләре, гадәттә, соңгы сүз була. Ул шактый еллар Путин җитәкчелегендә эшләде һәм Кремльнең күләгәдә калучы төп фигурасы иде. Икътисади кризис тамыр җәя барганда да ул хакимияткә халык ышанычын кайтару өчен зур тырышлык куйды.

Мәскәүдәге Карнеги үзәге сәяси аналитигы Николай Петров сүзләренчә, Сурков җимерелә баручы сәяси системаның көйләүчесе булып тора.

“Икътисади кризис башланганда ул радикаль бернәрсәне дә үзгәртергә кирәкми, барысы да киредән үз урынына кайтканны көтәргә генә кирәк дигән иде. Хәзер инде тик торганда барысы да үзеннән-үзе рәтләнмиячәген һәм дә бүгенге системаны киредән карарга кирәген аңладык” , ди Петров.

Чыннан да глобаль икътисади кризис сәбәпле, Русиянең энергетика өлкәсе түбән тәгәрәде, ширкәтләр бөлгенлеккә төште, төзелешләр тукталды һәм кайбер төбәкләрдә ярсыган эшчеләр хезмәт хакы түләнмәүгә зарланып урамнарга чыкты.

Хокук яклаучылар Сурковка каршы

Әлегә хәтле күп кенә русиялеләр тотрыклылык хисабына, бар нәрсәгә күз йома килсә дә, кризисның тәэсирен сизә башлауга канәгатьсезлек белдерде.

Шул сәбәпле, 10 елга якын Владимир Путин төзегән сәяси системага какшау куркынычы туды. Әлеге системаны булдыруда Путинның ярдәмчесе Сурков төп өлеш керткән иде. Һәм соңгы вакытта аның либеральләшүгә таба йөз тотуы да шуңа бәйле булырга мөмкин, ди кайбер белгечләр.

Моннан тыш, Сурковның элекке җитәкчесе - Путин белән чагыштырганда Русиянең хәзерге президенты Дмитрий Медведев “йомшаграк” күренә.

Кушма Штатлар президенты Барак Обама да Мәскәүгә сәфәре алдыннан биргән әңгәмәсендә Медведевны “ачык” кеше дип атады, ә Путинны исә “салкын сугыш чорындагы кебек сөйләшә”, диде.

Һәм Обаманың нәкъ шул сәфәре вакытында Русия-Америка икеяклы комиссиясен төзү турында килешенде. Анда гражданнар җәмгыяте мәсьәләләре өчен җаваплы итеп Сурков билгеләнде.

Бу исә Русия хокук яклаучыларында зур ризасызлык тудырды. Чөнки алар Сурковны Русиядә демократия үсешен богалаучы дип саный.

Нәкъ Сурков “суверен демократия” дигән төшенчәне кертте. Ягъни барлык сәяси, икътисади хәлләрне Кремль күзәтеп барачагына ишәрәләде. Ул Русиянең демократия төзүдә үз юлы бар һәм халыкара тәртипләр үрнәк түгеллеген әйтте.

Кремль тарафлы яшьләр хәрәкәтен төзү башында да Сурков торды. “Наши” хәрәкәте вәкилләре үзенең төп юлбашчысы итеп нәкъ аны санауларын әйткән иде.

Яңа юл

Соңгы вакытта Кремль идәрәсе башлыгы урынбасарының гамәлләре либеральләшүгә таба борылды.

Күптән түгел ул хөкүмәткә карамаган оешмаларның кануннарын “йомшарту” эшенә җаваплы итеп билгеләнде. Июнь аенда ул шәһәр мэрлары белән очрашуда оппозиция белән яңача мөнәсәбәтләр булдырырга кушты. "Киләчәктә идәрә партия оппозициядә булырга мөмкин", диде ул.

Заманында Русия президенты Борис Ельцин хакимиятенең идәрә башлыгы булган Сергей Филатов әйтүенчә, ул бик акыллы кеше һәм хәлне аңлау сәбәпле, әкрен генә либеральләшүгә таба йөз тота.

Шул ук вакытта икенчеләр Кремльдә демократлар булуына шикләнә. Алар Сурковның соңгы вакыттагы үзгәреше хәзерге икътисади хәлгә генә бәйле, ягъни Путин һәм аның тирәлеге үз-үзен саклап калырга тырыша, дип бәяли.

“Сәяси системаның либеральләшүе һичшиксез булачак. Һәм ул яшәү өчен көрәш буларак барлыкка киләчәк. Әгәр бүгенге система үзен төптән үзгәртә алмаса, ул бетәчәк һәм аның урынына башка система киләчәк”, ди Петров.

Аның сүзләренчә, Сурковка дистә еллар буе булдырылган сәяси системага үзгәрешләр кертү отышлы түгел. Шуңа ул элек булганына бераз яңалык кына кертергә мөмкин. Моңа мисал итеп аның күптән түгелге Башкортстан сәфәрен атарга була.

Сурков үзе әлеге сәфәр инде күптән планлаштырылган дисә дә, чынлыкта күпләр аны республика президенты белән кырыс сөйләшү өчен бара дип бәяләде.

Куркыныч кеше

Кремльне тәнкыйтьләүчеләр исә Сурков эштән китмичә, илдәге сәяси система үзгәрмиячәк дигән фикердә. 2004 елны губернаторларны “билгеләп кую” тәртибен кертүгә дә аның кулы "уйнагандыр".

Соңрак президент идәрәсе башлышыгы урынбасары "Русиядә губернаторларны сайлауга кире кайту булмаячак", дип әйтте.

Оппозиция вәкиле Илья Яшин сүзләренчә, Сурков ул илдәге барлык сәяси, иҗтимагый хәлләрне күзәтеп торучы бик куркыныч кеше.

“Хакимият баганасын үзгәртүгә, ягъни барысын да Мәскәүдән торып хәл итү өчен дә үз өлешен кертте. Әлеге кешенең эштән җибәрелүе барысы өчен дә зур бәйрәм булачак дип саныйм”, ди Яшин.

Сурковны Русия оппозициясе вәкилле инде күптән өнәп бетерми. Чөнки ул парламент яки мәхкәмәне булсынмы, барысын да күз уңында тота.

44 яшьлек кенә булса да Сурков шактый югары вазыйфаларда эшләргә өлгерде. Михаил Ходорковский һәм Михаил Фридман кебек олигархларда хезмәт итте. Русиянең төп телевизион каналында югары урынны биләде.

Соңрак исә Сурков үзе эшләгән Ходорковскийның 8 елга төрмәгә хөкем ителүен тыныч кына күзәтеп торды.

Сәясәт белгече Андрей Пионтковский әйтүенчә, Сурков үзен күләгәдәге патша дип хис итүче мәҗлес оештыручысы.

“Ул күпләрне сатарга өлгергән һәм илгә күп зыян китергән шактый яшь кеше. Аны озын, хәйләкәр, рәхәт һәм шул ук вакытта хурлыклы тормыш көтә”, ди ул.

Серле Сурков

Сурковның тагын бер үзенчәлекле ягы аның - серлелеге. Шуның белән ул күпләрне шүрләтә. Мисал өчен 4 ел элек Сурков әтисе чечен булганын һәм үзе дә 5 яшькә кадәрге балачагын Чечняда уздыруын әйтеп күпләрне гаҗәпләндерде. Кремльнең интернет сәхифәсендә исә Сурков Липецкидан ерак түгел Солнцево авылында туган дип язылган.

Сурковның сәясәттән тыш, иҗат белән шөгыльләнгәне дә мәгълүм. Ул “Агата-Кристи” төркеме өчен җырлар язды һәм аларның бергәлектә “Ярымутраулар” дигән 2 альбомы дөнья күрде.