Эчке эшләр министрлыгы халык кәефен күзәтә

Русия төбәкләрендә халык кәефен күзәтеп баручы махсус төркем оештырылган. Алар кризис чорында халыкның социаль канәгатьсезлеге тышка «бәреп чыкмауны» күзәтәчәк.
Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев белдерүенчә, бу чаралар кризис вакытында милиция һәм хакимиятне кисәтү һәм протест чараларының кискенләшүен булдырмауга юнәлтелгән. Кәефне күзәтүчеләр барлык мәгълүматны эчке эшләр министрлыгына җиткереп торачак. Шуның өчен ситуация үзәге төзелгән.

Министр әйтүенчә, социаль канәгатьсезлек турындагы мәгълүматлар анализланачак һәм аларның артуы икътисади хәл белән бәйле дигән нәтиҗә чыгарылса, ул хөкүмәткә җиткереләчәк.

"Эчке армия"

Икътисади кризис башлангач Русия җитәкчелеге халыкның баш күтәрүләреннән шүрләп «эчке янаулар»дан саклаучы гәскәриләрне арттырды. Кайбер мәгълүматларга караганда, аларның саны хәзер 2,5 миллионга җитә.

Экспертлар кризис вакытында дәүләт җитәкчелеген хәрбиләштерү бара дип саный. Кайбер ширкәтләр инде үз хосусый көч структураларын булдыра. Мисал өчен «Газпром», «Транснефть» оешмаларының үз «эчке армиясе бар».

Кисәтү

Билгеле булганча, узган елның декабрендә Ульяновски милициясе икътисади кризисның өлкәгә нинди тәэсир ясавы турындагы мәкаләсе өчен оппозициядәге сәясәтче Александр Брагинны тоткарлаган иде.

Брагин рәсми саннарны китереп, җирле сәнәгать оешмаларының эшчеләрне кыскарту планнары, электр-энергия тарифларының артуын раслаучы мәгълүматлар биргән, инфляциянең ни дәрәҗәдә булачагы хакында фаразлары белән бүлешкән иде.

Бу мәкалә Михаил Касьянов җитәкләгән, оппозициядәге Халык-демократик берлегенең интернет сәхифәсендә эленгәннән соң Брагин тоткарланды.

Ульяновскидагы сәясәтче эчке эшләр идарәсенең эсктремистлык һәм террорчылык бүлеге вәкилләре белән “кисәтү” сөйләшүеннән соң җибәрелде.