Башкортстанда соңгы елларда башкорт телен дә электрон мәгълүмат чараларына яраклаштыру, интернет челтәрдә аны куллануны җайлаштыру өчен, байтак чаралар башкарыла.
Башкорт телен компьютерда эшләүчеләр өчен уңайлы итү җәһәтеннән Башкортстан Тарих тел һәм әдәбият институтының Лингвистика һәм мәгълүмат технологияләре лабораториясе хезмәткәрләре аеруча нәтиҗәле эшли. 2005 елда махсус оештырылган бу лаборатория “Башкорт теле машина фонды” дигән юнәлештә байтак эшләр башкарган.
Бу хакта журналистлар белән очрашуда шушы лабораториянең өлкән гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Зиннур Сираҗетдинов болай диде:
“ Башкорт теле машина фонды искитмәле бай чыганакларга ия хәзер. Анда башкортча һәм башка төрле телләрнең тәрҗемә сүзлекләре дә, фразеологик сүзлекләр дә, башка кулланмалар да байтак. Теләгән һәр кеше алар белән иркен файдалана ала. Моның өчен сәхифәгә кереп иренми эшлә генә. Әлегә компьютер технологияләреннән күбрәк яшь галимнәр һәм талиплар куллана. Киләчәктә, компьютерда эшләүчеләр арткан саен, безнең хезмәтләрдән файдаланучылар да арта барыр”, диде ул.