АКШ вәкиле Каһридә Мисыр президенты белән очраша

АКШның Якын Көнчыгыштагы махсус вәкиле Джордж Митчелл Каһирәдә Мисыр президенты Һөсни Мөбәрәк белән очраша. Аңа кадәр Митчелл Сүрия президенты Башар әл-Асад белән очрашып сөйләште.

Американ дипломатының төбәккә сәфәренең максаты Израил һәм гарәп дәүләтләре арасында мөнәсәбәтләрне җайлау. Сәфәр барышында Митчелл шулай ук Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу һәм фәлестин хакимияте башлыгы Мәхмүд Габбас белән очрашачак.

Бу атнада Якын Көнчыгышка АКШ саклану министры Роберт Гейтс һәм милли иминлек киңәшчесе Джеймс Джонс бара.