2009 ел - Астрономия елы. Шул уңайдан Казанда шушы көннәрдә дөньякүләм конференцияләр бара.
Астрономия елының төп вакыйгасы – “ASTROKAZAN – 2009” халыкара астрономия конгрессы кысаларында Казанда 19-26 август көннәрендә “Астрономия һәм дөньякүкәм мирас: вакыт һәм континетлар арасыннан” конференциясен үткәрү. Чара ЮНЕСКО, халыкара Астрономия берлеге, Татарстан республикасы хакимияте, Русия фәннәр академиясе, Казан дәүләт университеты һәм Татарстан фәннәр академиясе берлегендә үтә.
Астрономия елын үткәрүне 400 ел элек телескопик астрономияне ачкан Галилео Галилей туган Италия иле тәкъдим иткән. Галилей беренчеләрдән булып Кояш, Ай, планета һәм йолдызларны үзе ясаган телескоптан күрүгә ирешкән. Шул рәвешле ул бүген һәрбер нәни балага да билгеле булган ачышлар ясый. Галилей Кояшта таплар күрә, Юпитерның хәзерге көндә билгеле булган 63иярчененең 4 сен ача. Бу ачышларның һәрберсенең әһәмиятен бәяләп бетергесез. Нәкъ менә шулардан яңа астрономия барлыкка килә һәм гасырлар үтү белән Галәм серләрен ача.
ООН карарында Астрономияне мәктәп яшеннән үк өйрәнергә тиешле мөһим фән дип бәяләнә.
Астрономия елы кысаларында ЮНЕСКОга төрле чаралар үткәрергә йөкләнгән. “Астрономия һәм дөнякүкәм мирас” конференциясе чыгышлары җәмәгать күзаллавына фәнни һәм мәдәни мирасны күрсәтү, фән, мәгариф һәм мәдәният арасын ныгыту өчен уйланылган.
ЮНЕСКО җитәкчелеге “Астрономия һәм дөньякүкәм мирас” конференциясен Җирнең беренче ясалма иярченен җибәрүче, космоска беренче космонавтны очыртучы Русиядә үткәрергә карар иткән.
Конференияне Мәскәү, Петербург һәм Казан арасында дөньяда иң танылган һәм иң борынгылардан саналган В.П. Энгельгард исемендәге Астрономия обсерваториясе булган Казан шәһәренә йөкләнә.
Халыкара конференциянең үзебездә үтүе Казан, Татарстан өчен мөһим чара. Чөнки тиз арада КДУның В.П. Энгелдард исемендәге Астрономия обсерваториясе ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы күчәчәк. Бу дөнья күләмендә Татарстанның абруен күтәрәчәк ди Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин:
ЮНЕСКО патронажына керү – беренчедән, безнең урыныбызны, эшебезне хуплый. Димәк без югары дәрәҗәгә җиткәнбез, ЮНЕСКО оешмалары моны күреп, тоеп бу фикергә килделәр. Алсалар, безнең дөнья галимнәре белән элемтәләр артачак. Бу юнәлештәге галимнәр белән бергәләп эшли башлыйбыз, уртак проектларыбыз булыр, яңа мөмкинлекләр туа. Бергә оештырган проектларга алар ягыннан да финанс ярдәм булачак, ди.
ЮНЕСКО вәкиле Анна Дюлом әйтүенчә, Русия, Татарстанның астрономия өлкәсендәге тикшеренүләргә кертәчәк өлеше бик мөһим. Чөнки әле проблемнар бик күп:
Зәвыклы кешеләр дә астрономия белән астрологияне бутыйлар. 5 ел эчендә халыкара һәм мәдәни ширкәтләрне берләштерү өчен зур эш эшләнде. Эшнең максаты да фән, мәдәният һәм астрономия мирасы арасында күпер салу.
Конференция көннәре барышында галимнәр, яшь студентлар һәм Казан халкы өчен кызыклы чыгышлар булачак. Астрономия белән кызыксынган һәрбер кеше КДУдагы чыгышларны тыңлый алачак. Космонавтлар, МДУ, Астрономия институты, шулай ук космик тикшеренү университеты белгечләре, Япония милли обсерватория профессорлары Галәмнең барлыкка килүе һәм андагы үзгәрешләр турында чыгышлар ясаячак.