Үлемгә җиткерүчеләр төрмәдә кала

Татар егете, курсант Радмир Сәгыйтовның үлемендә гаепләнүчеләр үз шикаятьләрендә максатларына ирешә алмады.
Новосибирск шәһәрендәге хәрби училищеда укыган Башкортстан егете Радмир Сәгыйтовны үлемгә җиткерүчеләргә бу елның май башында хөкем карары чыгарылган иде. Гаепләнүчеләрнең 8-е төрле елларга ирегеннән мәхрүм ителде, ә икесенә шартлы хөкем чыгарылды.

Төрмә җәзасына хөкем ителүчеләр, мәхкәмә карары белән килешмичә, үзләре дә шикаять тапшырды. Әмма 4 ай буе барган кабат тикшерүләр татар егетен үлемгә җиткерүчеләрнең гаебен кабат раслады һәм аларга бернинди ташлама да ясалмаячагы турында карар ителгән. Бу хакта Көнбатыш Себер округы хәрби мәхкәмәсе хезмәткәрләре хәбәр итте.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Новосибирск шәһәрендә Башкортстанның Учалы шәһәреннән татар егете Радмир Сәгыйтовның гомере өзелгән иде. Новосибирск шәһәрендәге хәрби команда училищесына укырга кереп, әле беренче курсны гына тәмамлап килүче Радмир Сәгыйтов үз-үзенә кул сала. Хәрби училищедагы башка курсантларның җәберләүләренә түзә алмыйча, былтыр 5 мартта мордар китү юлын сайлый – кулындагы юан кан тамырын кисә һәм, күп кан югалтудан, хастаханәдә гомере өзелә аның. Үзенә кул салу алдыннан, Радмир ике хат та язган. Аларда ул бу училищеда хәрби устав кагыйдәләре түгел, ә төрмә, зона “тәртипләре” булуы турында яза.

Радмир Сәгыйтовның бертуган апасы Лилия туташ сүзләренчә, Новосибирск хәрби училищесы офицерлары башта бу вакыйганы гади хулиганлык күренеше дип кенә бәяләгән. Әмма Лилия туташ анда Радмирга карата милли нигездә басым да көчле булганлыгын раслый.
Новосибирск хәрби гарнизоны прокуратурасы вәкилләре фикеренчә, Радмир Сәгыйтов укыган училищеның җитәкчеләре дә аның үлемендә гаепле. Ләкин алар берни белмәгәнгә, күрмәгәнгә салышкан.

Хәзер Лилия туташ, төрмәгә утыртылган курсантларның шикаятьләре уңай каралмагач, хөкем ителүчеләрне, әхлакый зыян өчен дә, зур күләмдә җавапка тарттыру мөмкинлеген алулары турында әйтте.