Казанның мәшгульлек үзәге хәбәр иткәнчә, кризис башлангач, эш табу нияте белән үзәккә мөрәҗәгать итүчеләр күпкә арткан. Мәсәлән шушы елның соңгы 7 аенда 27 меңгә якын кеше теркәлгән. Җәен, хуҗабикәләр, студент һәм пенсиядәгеләр бакчада, авылда, ялда булган чорда эш табырга теләүчеләр кимегән булса да, көз җитү белән эш эзләп мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр артыр дип тә фаразлый алар.
Кагыйдә буларак, эш эзләүче, беренче эш итеп газет киоскында “Работа” дигән газет сатып ала, аннары интернетны актара, таныш-белешләргә чылтырата, ахыр чиктә кадрлар тәкдим итүче агентлыкка мөрәҗәгать итә. “Йонлы кул”ы булмаганнарга шушындый юл үтәргә туры килә.
Интернет һәм газет эш бирәме?
Эш тәкъдим иткән газеттагы белдерүләр буенча чылтыратучылар агентлыкка эләгә. Мондый ширкәт аша эш табу юлы озак, кыйммәт санала. Зур эш хакы булган яхшы урынга өметләнергә туры килми.
Интернетта “Работа в Казани” дип язсаң йөзләгән сайтка сылтама чыга. Беренче тапкыр моңа эләгүчеләр “Болай булгач эш таптым инде” дип уйлый. Вариантлар меңләгән, шартлар, таләпләр һәм эш хакы да кәнагатьлек уята. Әмма күрсәтелгән телефон номеры буенча чылтыраткач эш эзләүче янәдән кадрлар агентлыгына эләгә.
Шулай да, резюмены интернет сайтында калдырсаң, мөмкинлекләрең йөзгә бер булса да артырга мөмкин.
“Алдаулы” вакансияләр
Кадрлар агентлыгының да ике төре була. Беренчеләре эш бирүче белән турыдан-туры элемтәдә булып, профессиональ хезмәткәр тапканы өчен шул оешма яки шәхси эшмәкәрдән акча алып көн күрә.
Икенчеләре исә эш эзләүчегә төрле вариантлар сатып эш итә. Газет һәм интернеттагы яхшы тәкъдимнәрне күреп, эшкә керергә төләүче зур өметләр белән кадрлар агентлыгына мөрәҗәгать итә. Мондый хезмәт өчен бары тик 300-400 сум түли. Аларга чылтыратып яңа эш тәкъдимнәрен сорап торырга туры киләчәк. Әмма күп очракта шушындый агентлыклар белән бәйләнгән өчен үкенәләр икән. Эльвира да агентлыкларның эшләре белән канәгать калмаган:
Мин эш табу өчен “Бюро вакансий” ширкәтенә 350 сум түләдем. Студент өчен бу артык акча түгел. Әле эш табып бирсәләр иде... Анда эшләгән кызларның хезмәт күрсәтүләре белән бөтенләй канәгать калмадым. Агентлыкка көненә өчәр мәртәбә шылтырата идем. Әмма аларның я телефоннары буш түгел, я алар алмыйлар, яки бөтенләй сүндереп куялар. 2 ай эчендә алар миңа берничә тапкыр автобуста билет тикшерүче һәм кибеттә сатучы эше тәкъдим иттеләр. Бу эшләрне мин аларның ярдәменнән башка да таба алыр идем дип уйлыйм. Хәтта официант эшенә дә тәҗрибә кирәк диләр, дип зарлана Эльвира.
Укыдым мин мәдрәсәдә...
Быел, кризис чорында, югары уку йортларын тәмамлаганнарга үз һөнәрләре буенча эш табу авырга туры килә. Егетләр кризисның тәмамлануын көтеп, әлегә армия сафларына китү юлын сайлап проблемны чигендерә ала. Ә менә яшь кызларга нишләргә?
Гөлназ Сафина быел Казан дәүләт технология университетының нефть бүлеген тәмамлады. Инде менә ике ай эш урыны эзли. Үзе укыган һөнәр эшчесе булуга ул инде хәзер ышанмый да:
Мин нефть җитештерү белән бәйле оешмаларга үзем йөрдем. Алар үзләренең эшчеләрен дә кыскарталар, яңа гына вуз бетереп килгән, тәҗрибәсе булмаганнарны тыңламыйлар да. Өметем хәзер әти-әниемнең танышларында гына. Үз һөнәрем буенча эшлисем килә, әлбәттә. Әмма хәзер инде теләсә нинди эшкә риза, иң мөһиме акчалы һәм перспективлы гына булсын, ди Гөлназ.
Танышлык, акча белән эшкә керү уңайлы булса да, начар орлыктан яхшы уңыш өмет итеп булмый. Иртәме соңмы һәр һөнәрнең үзенең иң яхшы белгече өскә калка.
Кризис көннәрендә кыскартулар һәм эштән куылу гадәти күренеш. Югары уку йортын тәмамлаучылар да, урта белемле дә, 2-3 югары белеме булганы да тотрыклы эшкә урнашырга тели.